Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авылда хезмәт хакы шәһәрнекеннән ким булмаска тиеш

Россия Президенты Владимир Путин фикеренчә, фермерлар – авыл хуҗалы­гының таянычы һәм авылның киләчәген тәэмин итүдә хә­литкеч көч булып тора.

Россия Хисап палатасы тарафыннан үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсеннән күренгәнчә, авыл хуҗалыгына бирелә торган дәүләт ярдәменең 98 проценты эре агрохолдингларга эләгә. Бернинди кыенлыкларга карамый, терлекнең баш санын киметмичә, сөт, ит, яшел­чә, җиләк-җимеш һәм башка күп төрле продукцияләр җи­тештерүче крестьян-фермер хуҗалыкларына дәүләт яр­дәменең нибары 2 проценты белән ризалашып яшәргә туры килә икән.

Ни арада 30 еллап вакыт узган. Татарстан Республикасы Россиядә беренчеләрдән булып Җир кодексы кабул иткән иде. Җир реформасы уздыру нәтиҗәсендә 2 миллион 700 мең гектар сөрү җире булган Татарстаныбызда узган гасырның туксанынчы елларында ук инде 1 миллионнан артык җир милекчесе барлыкка килде. Авылларда крестьян-фермер хуҗа­лыклары оешып, киләчәккә өметле адымнар ясала башлады.

Ул елларда фермерлык хәрәкәте авыл хуҗалыгында иң актив үсеш алган юнәлеш­ләрнең берсе булгандыр, шәт. Кыска гына вакыт эчен­дә Россиядә дә крестьян-фер­мер хуҗалыкларының саны 300 меңгә якынлашты. Татар­станның Спас, Әлки, Буа, Лаеш һәм кайбер башка районнарында оешкан фермер хуҗалыклары башлангыч чор­да ук уңышлы старт алса да, бүген күбесенең язмышы буяулы түбәгә баскан саескан хәлендә. Томшыгын алса, койрыгы ябыша. Мондый шарт­ларда югары җи­теш­те­рүчән техника һәм тех­но­логияләр сатып алу түгел, очын очка ялгап бару да көннән-көн кыенлаша.

Кызганыч, фермер хуҗа­лыклары, авыл хуҗа­лыгын­дагы башка бик күп башлангычлар кебек үк, никадәрле генә уңышлы эшләргә омтылса да, күп төрле эчке каршылыкларга дучар ителде. Файдаланылмый яткан җирләрне алу, пай җирләрен хосусыйлаштыру сират күпере кичүгә тиңләште.

Җиң сызганып эшли башлаган фермерлар төрле бюрократик киртәләр аша үтә алмый, сайлаган юлыннан чигенергә мәҗбүр ителде. Авыл хуҗалыгында ит, сөт, яшелчә, җиләк-җимеш һәм башка төр продук­цияләр җи­тештерүнең шактые кресть­ян-фермерлар­ өлешенә туры килсә дә, озак еллар дәвам иткән төрле гадел­сез­лекләр нә­тиҗәсез калмады. Бер яктан – җи­тештерелгән продук­циягә тиешле бәя булмау, икенче яктан – дәүләт ярдәме азрак булу крестьян-фермер­лар­ның әкренләп кими баруына китерде.

Дөрес, кәгазь боткасыннан һәм төрле салым янауларыннан шикләнеп, шәхси ху­җалыклар статусына күчү­челәр дә шактый булгандыр. Авылда яшәүчеләрнең кими баруы да тәэсир итми калмагандыр. Ни генә булса да, нәтиҗәсе аяныч. Авыл хуҗа­лыгында исәп алу буенча бер­ничә ел элек үткә­релгән санаулардан күренгәнчә, Рос­сиядә крестьян-фермер хуҗалыкларының саны чагыштырмача кыска гына вакыт эчендә 46 процентка кимегән.

Реклама

Россия Президенты Владимир Путин фикеренчә, фермерлар – авыл хуҗалы­гының таянычы һәм авылның киләчәген тәэмин итүдә хә­литкеч көч булып тора. Рас шулай икән, киләчәктә фермер хуҗалыкларына дәүләт ярдәменең саллырак булачагына өмет бар.

Дөрес, дәүләт ярдәме дә төрле төбәкләрдә төрлечә, диләр. Татарстанда да, тулаем алганда, авыл хуҗалы­гына дәүләт ярдәме аз дип әйтерлек түгел. Авыл хуҗа­лыгы һәм азык-төлек ми­нистрлыгының берничә көн генә элек узган киңәйтелгән коллегия утырышында ассызыкланганча, бездә кече хуҗалыкларга ярдәм 24 юнә­лештә алып барыла. 2018 елда аның күләме 2,1 миллиард сумга җиткән. 170 крестьян-фермер хуҗа­лыгы төрле суммаларда грант­ка ия булган. Авылда үз эшен яңа башлап җибәр­гән фермерлар һәм гаилә фермаларына 562 миллион сум акча би­релгән. 273 шәх­си хуҗалыкка кечкенә фермалар төзүдә ярдәм күрсә­телгән.

Авыл җирлегендә оешып килүче 24 кооператив 317 миллион сумлык матди ярдәм алган, бу эшне башлаучыларга төрле ярдәм итү карала. Кем әйтмешли, мөм­кин­лекләр бар, файдалана гына бел.

Авылда яшәүчеләр дәү­ләтнең үзләренә карата озак еллар дәвам иткән гадел булмаган сәясәтен дә тиз генә оныта алмый булса кирәк. Халыкның киләчәккә ышанычын кайтару җиңел түгел ул. Бер авызың пешкәч, салкын суны да өреп кабарга туры килә.

Әйтик, моңарчы авыл ху­җалыгында эшләү­челәр­нең хезмәт хакы шәһәрне­кенең 58 процентын тәшкил итә иде. Хәзер инде мондый гаделсезлеккә дә чик куелыр дигән өмет бар. Россия Хө­кү­мәте җитәкчесе Дмитрий Мед­­ведев яңарак кына: “Авыл хуҗалыгында эшләү­челәр­нең хезмәт хакы шә­һәр­не­кен­нән ким булмаска тиеш”, – дип белдерде. Инде мондый хәл­нең тормышка ашасын гына көтәсе кала. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X