Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татар хәрефләре һәм сүзләрен өйрәтүче "Әлифба" кушымтасы эшләнгән

"Бу балаларга татар хәрефләре һәм сүзләрен уен формасында өйрәтү ягыннан әһәмиятле", - ди проект авторы Илдар Әюпов.

IOS һәм Android системалары өчен "Әлифба" кушымтасы эшләнгән. Проектны "Теория" студиясе эшләгән. Аның җитәкчесе Илдар Әюпов "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә кушымтаның асылы турында әйтте.

"Балаларга татар телен өйрәтү өчен кушымталар юк диярлек, яки алар түбән сыйфатта, шуңа күрә үзебез эшләргә булдык. Ул күпмедер дәрәҗәдә инглиз телендәге кушымтага охшатып ясалган. Бу балаларга татар хәрефләре һәм сүзләрен уен формасында өйрәтү ягыннан әһәмиятле", - диде Илдар Әюпов.

Аның сүзләренчә, кушымтаны эшләр өчен өч ай тирәсе вакыт сарыф ителгән. Бу эш узган елның ноябрь уртасында башлаган. Студия бу проектны үз акчасына эшләгән.

Реклама

Кушымта нигездә балалар өчен ясалган, тик ул телне өйрәнергә теләүче олылар өчен дә файдалы булырга мөмкин. Социаль челтәрдә бу кушымтага карата "шәп", "хәрефләрнең яңгырашы кызык" кебек комментарийлар калдыралар.

Уен IOSһәм Androidплатформалары өчен эшләнгән. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X