19 октябрь 2017 яңалыклары
-
Армиягә китәсе егетләр арасында ярышлар узды
Биклән авылында армиягә китәргә тиешле егетләр арасында спортның хәрби-кулланма төрләре буенча спартакиада узды. Ярышның ачылу тантанасында район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Илнур Гәрәев, Биклән урта мәктәбе директоры Айрат Ибраһимов катнашты. Турникта күтәрелүдә 1нче урынны Нияз Нурмиев (Биклән) алды, 2 нче урында - Айрат Василов (Биклән), 3нче урында...
-
Өлкәннәрнең хәлләрен белештеләр
Шушы көннәрдә район ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе Галимҗан Зарипов, шулай ук Кнәз авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе Мәдинә Сабирова өйдә генә тәрбияләнүче хөрмәтле өлкәннәр янында булып кайттылар. Алар Чыршылы авылында гомер итүче хезмәт ветераны Хәлимә Насеева һәм «Татарстан» совхозы поселогында яшәүче I төркем инвалид Виктор Будкинның хәлләрен белештеләр,...
-
Ике бәйрәм берьюлы
«Татарстан» совхозы поселогында гомерләрен авыл хуҗалыгына багышлаган Мөдәррис абый белән Минниса апа гаиләсе белән таныштым. Гаилә башлыгына - 80 яшь, хәләл җефете Миннисасы белән гомер сөрүләренә 55 ел тулган көннәр иде. Алар белән еш аралашканга, гаиләләрен авылда үрнәк итеп куюларын беләм. Мөдәррис абый сугыш чоры баласы, Чыршылы башлангыч мәктәбен тәмамлауга...
-
Экология елында кооперацияләр эшчәнлеген җанландырырга кирәк – Таһир Һадиев
Парламент депутаты Президентның Дәүләт Советына булган еллык юлламасына бәя бирде. Экология елында кооперацияләр эшчәнлеген җанландырып җибәрү кирәк. Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты җитәкчесе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның парламентка булган еллык юлламасына бәя биреп, шундый фикерен җиткерде. "Кооперацияләр совет заманында берникадәр кысырыкланган булса да, чүпрәк, сөяк,...
-
Мине эштән чыгармакчылар, үземне ничек якларга?
Сорауга юрист Илдар Игоревич Туктагулов җавап бирә. Сорау: «Мин электр челтәрләрен урнаштыру һәм файдалану белән шөгыльләнүче оешмада эшлим. Дилбегә кактырганым юк, һөнәремне яхшы беләм. Әмма җитәкчебез, күптән түгел, хезмәт килешүен (трудовое соглашение) өзүне сорап гариза язарга кушты. Ризалашмаган очракта мине үзе эштән чыгарачагын кисәтте. Законсыз эштән чыгарылучы буларак, миңа үземне...
-
Антимонополия хезмәте җитәкчесе Александр Груничев эшлекле сәфәр белән Тукай районында
Бүген Федераль антимонополия хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Александр Груничев эшлекле сәфәр кысаларында Тукай районына килде. Иртән ул Түбән Суыксу мәктәбенең 9-11 сыйныф укучылары белән хокукый дәрес уздырды. Александр Станиславович балаларга антимонополия хезмәтенең нәрсәләр белән шөгыльләнүе, эшмәкәрләр, бизнес вәкилләре һәм кулланучыларның нинди борчуларын хәл итүе хакында сөйләде. Соңыннан Александр Груничев...
-
Шилнәбаш сабыйлары экологик чарада катнаштылар
«Урман атналыгы-2017» акциясе кысаларында Шилнәбаш авылының «Тополек» балалар бакчасында «Урман юллары буйлап» дип исемләнгән экологик чара уздырылды. Хәзерлек төркеменә йөрүче сабыйлар белән махсус экологик әңгәмә оештырылды. Алар урман, җәнлекләр, кош-кортлар турындагы сорауларга җаваплар эзләделәр. Балалар чарада шулай ук урманда үзеңне ничек тотарга, нинди кагыйдәләр үтәргә кирәклеген дә белделәр. Төркемнең тәрбиячесе...
-
Күзкәйдә Уңыш бәйрәмен үткәрәләр
«Ярыш» хуҗалыгы быел игеннәрдән югары уңыш - һәр гектардан 36,3 центнер ашлык җыеп алды. Комбайнчылар Илфат Гыймазиев, Әнвәр Ногманов, Фәрит Шәйхнуров кебек алдынгылар 16шар мең центнер ашлык суктырдылар. Фәнис Шәмсиев бөтен басудагы игеннәрне теземнәргә салды. Ындыр табагында да эш бик осталык белән оештырылган иде. Нәтиҗәләр барыбыз өчен дә куанычлы булды....
-
«Халык контроле»нә хәбәр бирергә була
Хезмәт килешүе төземәгән эшкә алучылар, хезмәт хакын тоткарлау, аны «конвертта» түләү очракларына яисә алкоголь продукциясен реализацияләү һәм аның әйләнеше турындагы законны бозу очраклары, шулай ук шәхси йортларда спиртлы эчемлекләрне тарату турында белсәгез, «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат порталына хәбәр җибәрергә һәм 70-00-76 телефоны буенча район башкарма комитетының кайнар линиясенә шалтыратырга була.
-
РАФИЛ ҖӘЛӘЛИЕВ БЕЛӘН ЭЛЬМИРА ГЫЙЛЬФАНОВА РАДИО АЧКАН?
Җырлы гаилә Рафил Җәләлиев һәм Эльмира Гыйльфанова шәп радио ачкан! Җырчылар күбесенчә юлда барганда эфирга "чыга". Ә эфирлары халыкка таныш булган җырларны баянга кушылып җырлаудан гыйбарәт. "Иң элек "Ала карга" җырының видеосын интернетка урнаштырдык. Аны 26 меңнән артык кеше карады. Үзебез дә шаккатык! Аннан соң Салават Фәтхетдинов репертуарыннан җырлар сорый...
-
19 октябрьгә Тукай районында һава торышы
Бүген, 19 октябрь көнне, Тукай районында болытлы һава. Явым-төшемсез. Һава температурасы көндез 10 градус җылы, төнлә 0 градус. Җил секундына 9 метрга кадәр. sinoptik.com сайты фаразлаганча, иртәгә дә көн болытлы, яңгыр явуы көтелми, һава температурасы көндез +4 градус.