Күзкәйдә Уңыш бәйрәмен үткәрәләр
«Ярыш» хуҗалыгы быел игеннәрдән югары уңыш - һәр гектардан 36,3 центнер ашлык җыеп алды. Комбайнчылар Илфат Гыймазиев, Әнвәр Ногманов, Фәрит Шәйхнуров кебек алдынгылар 16шар мең центнер ашлык суктырдылар. Фәнис Шәмсиев бөтен басудагы игеннәрне теземнәргә салды. Ындыр табагында да эш бик осталык белән оештырылган иде. Нәтиҗәләр барыбыз өчен дә куанычлы булды....
«Ярыш» хуҗалыгы быел игеннәрдән югары уңыш - һәр гектардан 36,3 центнер ашлык җыеп алды. Комбайнчылар Илфат Гыймазиев, Әнвәр Ногманов, Фәрит Шәйхнуров кебек алдынгылар 16шар мең центнер ашлык суктырдылар. Фәнис Шәмсиев бөтен басудагы игеннәрне теземнәргә салды. Ындыр табагында да эш бик осталык белән оештырылган иде. Нәтиҗәләр барыбыз өчен дә куанычлы булды. «Ярыш» хуҗалыгы җитәкчесе Расим Шәйхаттаров алдынгылар арасында булып, республикада зурлап үткәрелгән Уңыш бәйрәмендә катнашты.
Киләсе якшәмбедә, 22 октябрьдә, игенчеләребезгә рәхмәт йөзеннән, Күзкәй авылының мәдәният йортында күңелле бәйрәм оештырабыз һәм авылыбызның олысын-кечесен, шәһәрдә яшәүчеләребезне дә чакырып калабыз. Бергәләп Уңыш бәйрәмен үткәрик, җәй буе рәтле-башлы йокы күрмәгән игенчеләребезне олылыйк, дип хәбәр итә Күзкәй авылының мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Гөлфия Әхмәтҗанова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев