Мине эштән чыгармакчылар, үземне ничек якларга?
Сорауга юрист Илдар Игоревич Туктагулов җавап бирә. Сорау: «Мин электр челтәрләрен урнаштыру һәм файдалану белән шөгыльләнүче оешмада эшлим. Дилбегә кактырганым юк, һөнәремне яхшы беләм. Әмма җитәкчебез, күптән түгел, хезмәт килешүен (трудовое соглашение) өзүне сорап гариза язарга кушты. Ризалашмаган очракта мине үзе эштән чыгарачагын кисәтте. Законсыз эштән чыгарылучы буларак, миңа үземне...
Сорауга юрист Илдар Игоревич Туктагулов җавап бирә.
Сорау: «Мин электр челтәрләрен урнаштыру һәм файдалану белән шөгыльләнүче оешмада эшлим. Дилбегә кактырганым юк, һөнәремне яхшы беләм. Әмма җитәкчебез, күптән түгел, хезмәт килешүен (трудовое соглашение) өзүне сорап гариза язарга кушты. Ризалашмаган очракта мине үзе эштән чыгарачагын кисәтте. Законсыз эштән чыгарылучы буларак, миңа үземне ничек якларга, аның нинди юллары бар?»
Җавап: Әгәр эш бирүче, ничек кенә булмасын, эштән чыгарырга карар иткән икән, ул хакта тиешле боерыкны кулыңа алырга кирәк.
РФ Хезмәт кодексының 81нче маддәсендә күрсәтелгән нигезләр бар икән, эш бирүче хезмәт килешүен өзергә хокуклы. Әгәр дә сез эштән чыгаруны законсыз дип санасагыз, РФ Дәүләт инспекциясенә мөрәҗәгать итә аласыз. Хезмәтне саклау органнары тикшерүе нәтиҗәләре буенча хезмәт турында закон һәм башка норматив хокукый актлар бозылган булса, эш бирүче РФ административ хокук бозулар кодексының 5.27 маддәсендә каралган җаваплылыкка тартыла. Шунысын да әйтергә кирәк: хезмәт нормалары бозылу турында бер органга яклау сорап мөрәҗәгать итү сезне судка мөрәҗәгать итү хокукыннан мәхрүм итми. Ул гына да түгел, шәхси хезмәт бәхәсләрен караучы органга мөрәҗәгать итү сезне хезмәткәр булу хокукын кайтаручы дәлилләрне җыюга булыша.
РФ Хезмәт кодексының 392 маддәсе нигезендә үз хокукы бозылу ихтималын белүгә - өч ай эчендә, ә эштән чыгарылгач бер айда хезмәт бәхәсләрен хәл итү өчен судка мөрәҗәгать итәргә була.
Әгәр дә түбәндәге гамәлләр нәтиҗәсендә:
- хезмәткәр законсыз эшеннән читләштерелсә, эштән чыгарылса яки башка эшкә күчерелсә;
- эш бирүче хезмәт бәхәсләрен карау органы яки дәүләт хезмәт хокук инспекторының хезмәткәрне элекке эш урынында торгызу турындагы карарны үтәмәсә;
- эш бирүче хезмәт кенәгәсен бирүне тоткарласа, шулай ук хезмәт кенәгәсенә эштән чыгару сәбәбе турында законга туры килми торган мәгълүмат язылса, хезмәткәр суд тикшерүе барган бөтен вакытка уртача хезмәт хакын юллап алырга хокуклы.
РФ Хезмәт кодексының 393 маддәсе нигезендә хезмәт мөнәсәбәтләре аркасында судка мөрәҗәгать иткәндә, шул исәптән хезмәт килешүе үтәлмәгәндә яки хезмәт килешүе шартларына туры килмәү сәбәпле судка мөрәҗәгать иткәндә, хезмәткәр суд пошлинасы һәм чыгымнарын түләүдән азат ителә.
РФ Хезмәт кодексының 394 маддәсе нигезендә эштән чыгару яки башка эшкә күчерү буенча шәхси хезмәт бәхәсен караучы орган законсыз дип тапса, хезмәткәр элеккеге эш урынына кайтарылырга тиеш. Бу очракта хезмәткәргә мәҗбүр булган прогулы өчен уртача хезмәт хакы яки азрак түләнә торган эшкә күчерелү сәбәпле барлыкка килгән аерма түләнә.
Хезмәт бәхәсен тикшерүче орган эштән чыгарылуны законсыз дип санаган очракта хезмәткәрнең эштән чыгарылу сәбәбен үз теләге белән эштән китү итеп үзгәртү турында карар кабул итә ала.
Эштән чыгарылуның сәбәбе дөрес күрсәтелмәгәндә яки законга туры килмәсә, хезмәт бәхәсен караучы суд аны үзгәртергә һәм карарында әлеге кодекс яки башка федераль закон нигезендә эштән чыгарылу нигезен һәм сәбәпләрен хезмәт кодексы яки федераль законның маддәләре, маддә пунктларына сылтама ясарга тиеш.
Әгәр дә хезмәт бәхәсен караучы орган эштән чыгаруны законсыз дип тапса, бәхәсне судта караган вакытта хезмәт килешүенең срогы чыккан булса, суд эштән чыгарылу тәгъбирен (формулировка) хезмәт килешүе срогы чыгу аркасында, дип үзгәртергә бурычлы.
Әлеге маддәдә каралганча, эштән чыгарылу законсыз дип табылганнан соң, суд хезмәткәрне элекке эшенә урнаштыру түгел, ә эштән чыгару тәгъбирен үзгәртү турында карар чыгара. Эштән чыгу датасы суд карары чыгарылган көн белән күрсәтелә. Әлеге карар чыгарылу вакытында хезмәткәр башка эш бирүче белән хезмәт мөнәсәбәтләре төзесә, эштән китү датасы шушы эш бирүчедә хезмәтен башлау көненә үзгәртелергә тиеш.
Хезмәт кенәгәсендә эштән китү сәбәбе дөрес күрсәтелмәү аркасында, кеше башка эш урынына керә алмыйча йөрсә, суд мәҗбүри прогул өчен бу хезмәткәргә уртача эш хакын түләтү турында карар чыгара.
Законсыз эштән чыгарылган яки эштән чыгаруның тиешле тәртибе бозылган очракта, шулай ук законсыз башка эшкә күчерелгәндә суд, хезмәткәрнең таләбе буенча, мораль зыян китергән өчен компенсация түләтү турында карар чыгара. Аның күләмен суд билгели.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев