19 сентябрь 2018 яңалыклары
-
Татарстан приставлары ике атна эчендә алиментлар буенча 7 миллион сум бурыч түләткән
“Балаңны искә төшер – алимент түлә” акциясе республикада 27 августта башланды һәм 10 сентябрьгә кадәр дәвам итте.
-
Татарстанда ягып җылыту буенча кайнар элемтә эшли башлады
Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы оештырган кайнар элемтә телефоны – 8 (843) 231-14-10.
-
Авылда мәдәният оешмасына эшкә керәчәк яшь белгечләргә пособие түләнә башларга мөмкин
Урта һөнәри белеме булганнарга – 50 мең, югары белемлеләргә 100 мең сум акча түләүне тәкъдим итәләр.
-
Велосипедчыны бәрдергән
Бәтке авылында Лада-Гранта автомобиле велосипедчыны бәрдерде. Һәлакәт тәүлекнең караңгы вакытында – кичке сәгать 9 тулганда килеп чыга.
-
«Язылучыга –телевизор!» акциясендә катнашып, тукайлылар бүләккә ия булдылар
«Татмедиа» җәмгыяте газета-журналларга язылучылар арасында оештырган чираттагы бәйгегә нәтиҗә ясады. Әйтергә кирәк, райондашларның әлеге бәйгедә катнашып, бүләк отулары турында ел саен Казаннан шатлыклы хәбәр алына. Бу юлы исә тукайлылар арасында җиңүчеләр өчәү. Эльмира Мортазина белән Гөлүзә Хәнипова җылы юрганнар отсалар, Роза Хәмидуллина исә иң актив абунәче
-
Cатучылар күп, сатып алучылар аз
Узган шимбәдә Яр Чаллыда авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлады. Биредә күрше-тирә районнардан һәм шәһәрләрдән, Башкортстаннан килгән эшмәкәрләр, шуның белән бергә безнең район шәхси ярдәмчел һәм крестьян-фермер хуҗалыклары да катнашты. Алар үзләре җитештергән продукция, әйтик, бәрәңге, яшелчә, бал, сөт, ит белән сәүдә итте. Ярминкәгә без дә чыгып, сатучылар һәм сатып алучылар белән аралаштык. Алардан ярминкәнең беренче көне турында фикерләрен белешеп кайттык.
-
Фаил Камаев Тукай районы башлыгы итеп сайланды
Узган атна сәяси вакыйгаларга бай булды. Районда узган өстәмә сайлаулардан соң җиде авыл җирлегендә депутатлар составы яңартылды. Иске Дөреш, Калмия, Кече Шилнә авыл җирлекләрендә депутатлар яшерен тавыш бирү юлы белән авыл башлыкларын сайладылар. Бу вазифага бары тик шушы җирлек Советы депутаты гына билгеләнә ала. Шулай итеп, Равис Дусадбеков, Равил Гарипов һәм Гадел Даутов, бертавыштан сайланып, үз җирлекләренең башлыгы вазифасына керештеләр. Мәләкәс авыл җирлегендә исә яңа составта җыелган совет утырышы үз җирлегеннән район Советына вәкил сайлады. Бу процедура да яшерен тавыш бирү юлы белән башкарылды. Депутатлар вәкил итеп Фаил Камаев кандидатурасын бертавыштан яклады.
-
Вакантлы урын бар
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы муниципаль берәмлеге советы карары нигезендә, Тукай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына конкурс игълан ителде.
-
Татарстанда мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре эш хакының оклад өлеше арта
2018 елның беренче яртыеллыгында мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләренең уртача эш хакы 31 мең 653 сумга җиткән.
-
Яңа елдан Татарстанда ветераннарга, ятим һәм аз керемле кешеләргә субсидияләр арта
Татарстанда ятим балаларның кайбер категорияләренә социаль түләүләр 9,9 мең сум тәшкил итә.
-
Татарстанда беренче балаларын табучы 4 мең хатын-кызга яңа айлык пособие билгеләнгән
Агымдагы елда Татарстанда яшәүче аналарга беренче бала өчен пособие күләме 8 мең 490 сум тәшкил итә.
-
Көтү көткәндә ике ир-ат машина белән елгага төшеп китеп һәлак булган
Татарстанның Кукмара районында «Калина » автомобиленә утырган 28 һәм 27 яшьлек ир-атлар елгага төшеп киткән. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
-
Авылда мәдәният оешмасына эшкә керәчәк яшь белгечләргә пособие түләнә башларга мөмкин
Урта һөнәри белеме булганнарга – 50 мең, югары белемлеләргә 100 мең сум акча түләүне тәкъдим итәләр.
-
Бабайлар әйткән : “Усак яфраклары җиргә бите белән аска карап төшсә, кыш җылы килер”,- дигәннәр
ҺАВА ТОРЫШЫ