Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Cатучылар күп, сатып алучылар аз

Узган шимбәдә Яр Чаллыда авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлады. Биредә күрше-тирә районнардан һәм шәһәрләрдән, Башкортстаннан килгән эшмәкәрләр, шуның белән бергә безнең район шәхси ярдәмчел һәм крестьян-фермер хуҗалыклары да катнашты. Алар үзләре җитештергән продукция, әйтик, бәрәңге, яшелчә, бал, сөт, ит белән сәүдә итте. Ярминкәгә без дә чыгып, сатучылар һәм сатып алучылар белән аралаштык. Алардан ярминкәнең беренче көне турында фикерләрен белешеп кайттык.

2017 елның языннан ярминкәләр ГЭС бистәсенең Төзүчеләр стадионы каршындагы мәйданында уздырыла башлады. Район авыл хужалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Ирина Гарипова сүзләренчә, шимбә көнне ярминкәгә район хуҗалыклары сату өчен барлыгы 1 миллион 31 мең сумлык продукция алып килгән. Шулай итеп, бу көнне 20 тонна бәрәңге, 2 тонна суган, 200 кг кишер, 2 тонна сыер ите, 1,5 тонна дуңгыз ите һәм 200 кг кош-корт ите сатылган. Бәяләргә килгәндә, сыер итенең килограммын 280-320 сумнан, кош-кортныкын якынча 115 сумнан, дуңгыз итен 250 сумнан саттылар. Яшелчәләрдән суганның килограммы 15 сум, ә бәрәңге белән кәбестәнең килограммы 12 сум иде.
Ярминкәгә район авылларыннан барлыгы 29 машина килгән иде. Шуларның бишесе крестьян-фермер хуҗалыкларыннан, берсе – «Авыл икмәге» куллану кооперативыннан, ә калганнары шәхси ярдәмчел хуҗалыклардан. Ярминкә барышында сатучылар белән аралашып алу мөмкинлеге туды.
– Түбән Суыксу авыл җирлегеннән килдек. Мал үстереп, ит сату белән күп еллар шөгыльләнәбез. Һәр ел саен ярминкәләрдә үзебез үстергән сыер, үгез, бройлер тавыгы итләрен сатабыз. Алдагы еллар белән чагыштырганда, быел беренче көндә халык аз, – дип сөйләде ярминкәдә катнашучы Зиннур Камалов.
Шулай ук әлеге сүзләргә Иске Җирекле авылының шәхси ярдәмчел хуҗалыгыннан килгән Андрей Петров та кушылды.
– Ярминкәгә бүген 150 кг дуңгыз ите алып килдек. Шуның нибары 50 килограммын гына саттык әле. Калганын нишләтергә белгән юк. Бу бит безнең икмәк, – дип борчылып сөйләде ул.
Ә сатып алучылар саны чыннан да аз иде. Бу ярминкәләрнең урыны үзгәрү белән бәйлеме, реклама җитмиме яисә урынга автобус маршруты җибәрергә кирәкме – ярминкәдә катнашучыларның башкалары да бүген борчуда. Алар шулай ук ярминкәләрне шимбә көнне генә түгел, ә якшәмбе көннәрендә дә уздырсалар әйбәт булыр иде, диләр.
– Әйе, узган елларда ярминкәләр Сарман трактында гөрләп уза иде. Бу урын сатучылар һәм сатып алучылар өчен отышлы территория булды. Транспорт өчен дә уңайлы иде. Әмма һәр ел саен авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздыруның таләпләре катгыйлана, Бу участокны юл йөрү кагыйдәләренә туры килми дип таптылар. Әлегә ярминкә өчен Төзүчеләр стадионы каршындагы мәйданчык бирелде. Ярминкәгә урын билгеләү – Яр Чаллы башкарма комитеты компетенциясендә, – дип белдерде район башкарма комитетының икътисад бүлеге башлыгы Елена Дудникова.
Яр Чаллы шәһәре башкарма комитетының икътисадый үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү идарәсенең кулланучылар бүлеге башлыгы Рәйсә Солтанова белдерүенчә, быелга авыл хуҗалыгы ярминкәсен үткәрү урыны үзгәрмәячәк. Эшмәкәрләргә шәһәрнең «Ипподром» һәм «Южный» сәүдә мәйданчыкларында сәүдә итәргә дә мөмкин дип аңлатты ул. Аның әйтүенчә, киләсе елга ярминкәләр яңа мәйданнарда – ЗЯБ бистәсендә һәм Җиңүнең 40 еллыгы проспектында уздырылыр дип көтелә.
Әлегә ярминкәләр шимбә көннәрендә генә үткәреләчәк. Чараның чираттагысы 29 сентябрьгә планлаштырыла. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев