Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда беренче балаларын табучы 4 мең хатын-кызга яңа айлык пособие билгеләнгән

Агымдагы елда Татарстанда яшәүче аналарга беренче бала өчен пособие күләме 8 мең 490 сум тәшкил итә.

Татарстанда беренче балаларын табучы 4025 хатын-кызга яңа айлык пособие билгеләнгән. Бу турыда Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Агымдагы елда Татарстанда яшәүче аналарга беренче бала өчен пособие күләме 8 мең 490 сум тәшкил итә. Республикада 2017 елның II кварталына балалар өчен яшәү минимумы шул күләмдә билгеләнгән.

Социаль ярдәмгә 2018 елның 1 гыйнварыннан соң бала табучылар яки уллыкка алучылар хокуклы. Гаилә әгъзасына туры килә торган керем төбәктә 2017 елның II кварталына билгеләнгән яшәү минимумыннан артырга тиеш түгел. Мисал өчен, өч кешедән торган гаиләнең айлык гомуми кереме 41 мең 139 сумнан артмаска тиеш.

Яңа түләүне алу өчен, хатын-кызларга яшәү урыны буенча социаль яклау бүлегенә бала туу турындагы яки уллыкка алу турындагы таныклык, гаилә әгъзалары керемнәре турында белешмә һәм банкта счет реквизитларын тапшырырга тиеш.

Татарстанда беренче булып яңа пособиене Балтач районы Сизнер авылыннан 22 яшьлек Юлия Тарасова рәсмиләштерде. Яшь хатын 4 гыйнварда кыз бала тапкан, ә 9 гыйнварда өйгә чыкканнар. Алар  тиешле документларны бер тәүлектә җыйганнар һәм 11 гыйнварда район социаль яклау бүлегенә гариза язганнар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев