Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Язылучыга –телевизор!» акциясендә катнашып, тукайлылар бүләккә ия булдылар

«Татмедиа» җәмгыяте газета-журналларга язылучылар арасында оештырган чираттагы бәйгегә нәтиҗә ясады. Әйтергә кирәк, райондашларның әлеге бәйгедә катнашып, бүләк отулары турында ел саен Казаннан шатлыклы хәбәр алына. Бу юлы исә тукайлылар арасында җиңүчеләр өчәү. Эльмира Мортазина белән Гөлүзә Хәнипова җылы юрганнар отсалар, Роза Хәмидуллина исә иң актив абунәче 

(иң зур суммада матбугат басмаларына язылучы) буларак «Татмедиа»ның кызыксындыру бүләгенә ия булды.
Газетаны басмага әзерләгәндә, бәхет елмайган райондашларыбызны редакциягә чакырып, тантаналы төстә призларын тапшырдык. Җиңүчеләр киләчәктә дә яраткан газета-журналларыннан аерылмаячакларын белдерделәр.
– Газета-журналларны ирем Ринат белән чиратлашып укыйбыз. 2005 елда мондый бәйгедә катнашып җиңү яулаган идем инде. Бу юлы исә квитанцияне кызык өчен генә җибәрдем. Әлеге бүләк көтелмәгән сөенеч булды. Райондашларга иренмәскә, һәрдаим үткәрелеп торучы бәйгедә катнашырга киңәш итәм, – диде Гөлүзә Хәнипова.
– Матбугатка күптәннән язылам, балачактан бу традиция сакланып килә. Бүләк, әлбәттә, сөендерә, ләкин матбугатка даими язылучы буларак, конкурста бүләк өчен генә катнашмадым, без үз басмаларыбызга тугры калучылар, – диде Эльмира Мортазина.
– Кичләрен эштән кайткач көндәлек почтаны караштырып, газеталар укып алмасаң, нәрсәдер җитми кебек. Киләсе яртыеллыкка да, һичшиксез, дүрт-биш газета-журналга язылачакбыз, – дип белдерде Роза ханым Хәмидуллина.
Исегезгә төшерәбез, әлеге акциядә катнашу өчен «Татмедиа»ның ким дигәндә өч басмасына алты айга язылырга һәм язылу квитанцияләрен Казанга юлларга кирәк иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев