Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Велосипедчыны бәрдергән

Бәтке авылында Лада-Гранта автомобиле велосипедчыны бәрдерде. Һәлакәт тәүлекнең караңгы вакытында – кичке сәгать 9 тулганда килеп чыга.

Машина йөртүче тизлек режимын сакламаган була һәм көтелмәгән хәл туганда туктап кала алмый. Велосипедчы да ерактан күренми, киемендә яктылык кайтаргыч элементлар булмый. Нәтиҗәдә, Яр Чаллыда яшәүче әлеге велосипедчы, күпләгән тән җәрәхәтләре алып, ашыгыч ярдәм күрсәтү дәваханәсенә озатыла, дип хәбәр итәләр район ЮХИДИ бүлегеннән.

Фото ЮХИДИ бүлегеннән бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев