19 июль 2022 яңалыклары
-
Дару үләннәре җыябыз
12 июльгә кадәр үләннең файдасы сабагында, Питраудан соң — тамырында, ди өлкәннәр. Җәйнең икенче аена да аяк бастык. Кышын бу нигъмәтләрнең берсен дә эзләп табып булмый. Шуңа да соңга кала күрмәгез! Файда китерсен дисәң, дару үләннәрен вакытында һәм дөрес итеп җыярга да кирәк. Аларны сәнәгать предприятиеләреннән, шәһәрдән, трассалардан, чүплекләрдән, тимер юллардан кимендә 30 чакрым ераклыктагы җирдән җыярга тырышыгыз. Ни өчен дисәгез, алар һавадагы, туфрактагы һәм судагы агулы матдәләрне үзләренә гел сеңдереп тора.
-
Консервланган яшел борчак рецепты
Яшел борчакны маринадлау рецептын тәкъдим итәбез. 1,5 литр яшел борчак өчен маринад: 1 литр су, 1 аш кашыгы тоз, 1 бал калагы өеп шикәр комы, 1 бал калагы аш серкәсе. Борчакларны чистартырга, кәстрүлгә су салып, борчакны 3-5 минут пешереп алырга. Шул арада маринад ясарга, пешкэн борчакның суын агызырга кирәк.
-
Мин ничек кияү булдым
13 яшьтә малай-шалайларның хисләре булу түгел, «йөрәкләре дә типми», андыйларның борын аслары юеш, дигән булалар. Шулайдыр шул! 1нче сентябрь көне. М.Вахитов исемендәге 2нче номерлы татар мәктәбенә инде 6 класска укырга килгән көнем. Безнең Элеватор тавыннан килгән классташларыбыз арасында таныш булмаган бер кыз басып тора иде. Аны күрүгә миңа әллә ничек һава җитмәгәндәй булды, аяк астым чайкалгандай итте, күзләрем томаланды.
-
Кызыклы һәм файдалы чара
Татарстан поселогы паркында Татарстан һәм Мерәс авыл китапханәләре хезмәткәрләре «Безнең җәй китаплар белән җылытыла», дип исемләнгән чара үткәрделәр. Балалар өчен халык һәм чит ил авторларының әкиятләрен белү буенча викторина, «балалар энциклопедиясе» журналларына күзәтү, «Оча-очмый» уены һәм җепләрдән браслет үрү буенча мастер-класс үткәрелде. Китапханәчеләрнең максаты-балаларны файдалы китап мәгълүматлары белән таныштыру һәм кул эшләренең гади ысулларына өйрәтү иде.
-
Ахирәткәй
(ЮМОРЕСКА)
-
Пенсия фондына телефон аша консультация сорап мөрәҗәгать иткән татарстанлыларның 50% ы кодлы сүз кулланды
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе хәбәр иткәнчә, алган түләүләр турында персональ консультация алу өчен Россия Пенсия фондының Бердәм Контакт-үзәге телефонына шалтыраткан татарстанлыларның 50% проценты кодлы сүз кулланды.
-
Эсседә кан басымы күтәрелсә...
Кыяр — безнең илдә иң популяр яшелчәләрнең берсе. Бу яшелчә нәрсәсе белән файдалы һәм аны ничек куллану яхшырак булуы турында табиб-диетолог, фитотерапевт Анжелика Дюваль сөйләде. "Кыяр калийга бай, ул артык суны чыгара. Бу - аның төп казанышы", — дип билгеләп үтте Дюваль.
-
«Сыйфатлы һәм куркынычсыз юллар»
Юлларның төзеклеге, сыйфаты республика җитәкчелеге өчен һәрвакыт мөһим мәсьәләләр рәтендә торды. Республика, район әһәмиятендәге юлларны тәртипкә салу, аларны төзекләндерү эшләре ел саен каралып, башкарылып тора.