Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Дару үләннәре җыябыз

12 июльгә кадәр үләннең файдасы сабагында, Питраудан соң — тамырында, ди өлкәннәр. Җәйнең икенче аена да аяк бастык. Кышын бу нигъмәтләрнең берсен дә эзләп табып булмый. Шуңа да соңга кала күрмәгез! Файда китерсен дисәң, дару үләннәрен вакытында һәм дөрес итеп җыярга да кирәк. Аларны сәнәгать предприятиеләреннән, шәһәрдән, трассалардан, чүплекләрдән, тимер юллардан кимендә 30 чакрым ераклыктагы җирдән җыярга тырышыгыз. Ни өчен дисәгез, алар һавадагы, туфрактагы һәм судагы агулы матдәләрне үзләренә гел сеңдереп тора.

Үләннәрне коры һәм аяз көндә, иртәнге сәгатьләрдә яки кичке якта – сәгать дүрт белән биш арасында җыегыз. Ә менә томанлы, яңгырлы көндә, чык төшкән вакытта җыюның мәгънәсе юк. Үләннәрне җыеп алгач ук, киптерү җаен карагыз, юкса аның сыйфаты начарланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев