Консервланган яшел борчак рецепты
Яшел борчакны маринадлау рецептын тәкъдим итәбез. 1,5 литр яшел борчак өчен маринад: 1 литр су, 1 аш кашыгы тоз, 1 бал калагы өеп шикәр комы, 1 бал калагы аш серкәсе. Борчакларны чистартырга, кәстрүлгә су салып, борчакны 3-5 минут пешереп алырга. Шул арада маринад ясарга, пешкэн борчакның суын агызырга кирәк.
Борчакны стерильләштерелгән банкага тутырырга, яңа гына кайнап чыккан маринад һәм 1 бал калагы аш серкәсе салып, тимер капкач белән капларга кирәк. Банкаларны әйләндереп суынганчыга кадәр төреп куярга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев