Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Сыйфатлы һәм куркынычсыз юллар» 

Юлларның төзеклеге, сыйфаты республика җитәкчелеге өчен һәрвакыт мөһим мәсьәләләр рәтендә торды. Республика, район әһәмиятендәге юлларны тәртипкә салу, аларны төзекләндерү эшләре ел саен каралып, башкарылып тора. 

Агымдагы елның 18 маеннан «Яр Чаллы-Түбән Кама-Иштирәк» автомобиль юлы буенча хәрәкәт ябылган иде. Шул вакыттан алып, бүгенге көнгә кадәр «Сыйфатлы һәм куркынычсыз юллар» милли проекты кысаларында әлеге юлда ремонт эшләре бара.
– Проект буенча автомобиль юлының 5,8 километрга кадәр өлешендә җәмгысы 350 миллион сумлык төзекләндерү эшләре планлаштырылган. Юлны ремонтлауда, төзекләндерү этабына карап, 19 берәмлектән 40 берәмлеккә кадәр техника тәүлеге буена эшли, – дип сөйләде «Татавтодор» АҖе Түбән Кама филиалының юлларны төзекләндерү-салу участогы җитәкчесе Булат Садыйков. 
 Проект кысаларында әлеге юл участогы тулысынча тәзекләндереләчәк һәм шул ук вакытта юлны яңа, заманча сигналлы приборлар белән тәэмин итү дә күздә тотыла. 
  «Яр Чаллы-Түбән Кама-Иштирәк» автомобиль юлында ремонт эшләре 30 октябрьга кадәр барыр дип көтелә.      
 Алсу Тимерханова 
Рөстәм Зәкиев фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев