Дару үләннәре җыябыз
12 июльгә кадәр үләннең файдасы сабагында, Питраудан соң — тамырында, ди өлкәннәр. Җәйнең икенче аена да аяк бастык. Кышын бу нигъмәтләрнең берсен дә эзләп табып булмый. Шуңа да соңга кала күрмәгез! Файда китерсен дисәң, дару үләннәрен вакытында һәм дөрес итеп җыярга да кирәк. Аларны сәнәгать предприятиеләреннән, шәһәрдән, трассалардан, чүплекләрдән, тимер юллардан кимендә 30 чакрым ераклыктагы җирдән җыярга тырышыгыз. Ни өчен дисәгез, алар һавадагы, туфрактагы һәм судагы агулы матдәләрне үзләренә гел сеңдереп тора.