Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эсседә кан басымы күтәрелсә...

Кыяр — безнең илдә иң популяр яшелчәләрнең берсе. Бу яшелчә нәрсәсе белән файдалы һәм аны ничек куллану яхшырак булуы турында табиб-диетолог, фитотерапевт Анжелика Дюваль сөйләде. "Кыяр калийга бай, ул артык суны чыгара. Бу - аның төп казанышы", — дип билгеләп үтте Дюваль.

Кыяр сутыннан ясалган эчемлек гипертониядән җәфа чигүче кешеләрдә артериаль кан басымын нормальләштерүгә ярдәм итә, ди диетолог. Ул мондый "лимонад"ны ничек әзерләргә кирәклеген дә аңлатты.
"Әгәр кыяр сутын минераль су белән яртылаш кушсак, бөтнек һәм әфлисун өстәсәк, салкынча лимонад килеп чыга. Эсседә шул рәвешле кан басымын киметергә һәм үзеңне яхшырак хис итәргә мөмкин", — ди Дюваль.
Әмма кибетләрдә сатыла торган яшелчәләрдә кайчагында файдалы гына түгел, сәламәтлек өчен зарарлы матдәләр дә була, дип кисәтә диетолог. Шуңа да сатып алынган кыярны кабыгыннан чистартырга кирәк.
"Ашлама составына кергән нитратлар һәм химик матдәләр нәкъ менә шунда туплана. Кабыгыннан чистарткач, чиста, сыйфатлы яшелчә кала", - дип саный Дюваль.
Химикатлар кулланмыйча үстерелгән кыяр сәламәтлеккә файда гына китерәчәк, дип саный ул.
"Яңа гына түтәлдән өзеп алган кыяр иң файдалысы булачак, чөнки без утыртканда нинди ашламалар куллануыбызны һәм бернинди химия булмавын төгәл беләбез. Шулай ук су сибү күләмен дә контрольдә тотабыз, чөнки аңа кыярның составы, анда күпме минераллар булуы нык бәйле", — дип аңлата Дюваль.

Эссе көндә кофе эчәргә ярыймы?
Белгечләр сүзләренчә, эссе көннәрдә бу эчемлек йөрәк-кан тамырлары авыруларын, шул исәптән инфарктны үстерү куркынычын арттыра.
Кофе бәвел кудыру эффектына ия. Бу организмның сусызлануына китерергә мөмкин. Әлбәттә, бу йөрәк-кан тамырлары авырулары куркынычын арттыра. Гомумән, кофе йөрәккә авыр тәэсир итә. Кофе кан тамырларын тарайта, ә югары температура аларны киңәйтүгә ярдәм итә һәм кан басымын киметә.
Кофе үзе инфаркт китереп чыгара алмый. Ләкин әгәр кешенең кан басымы белән проблемалары бар икән, бу эчемлекне куллану аларны кискенләштерергә мөмкин.
Табиблар көненә бер-ике чынаяк кофе эчәргә һәм һәр чынаяктан соң организмда сыеклык балансын тулыландыру өчен бер-ике чынаяк су эчәргә киңәш итә. Белгечләр шулай ук салкын түгел, ә җылы яки кайнар суга өстенлек бирергә киңәш итә. Салкын су ашказанында тоткарлана, эчәклектә үзләштерелми һәм шуңа күрә сусауны басуны начарайта. Моннан тыш, эсседә салкын эчемлекләр суык тиюгә китерергә мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев