19 июль 2017 яңалыклары
-
«Агрокөч»: яңа эш урыннары һәм юллар
Яңа эш урыннары һәм юллар: «Агрокөч» Татарстанның Тукай районында бәясе 6 миллиард сумнан да күбрәк дип исәпләнгән кош комплексы төзелешен башларга ниятли, бу исә 300ләп яңа эш урыны тудырачак һәм районның сәнәгать, икътисад һәм агросәнәгать комплексы үсешенә зур йогынты ясаячак.
-
Яшь гаиләләр «Иң яхшы ишегалды» конкурсында катнаша
Инде дүртенче ел рәттән Тукай районында авыл җирлекләрендә яшәүче яшь гаиләләрне ныгыту, авыл ихаталары, ишегалларын чиста һәм матур тоту максатында «Иң яхшы ишегалды» конкурсы уздырыла. Районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенә инде өч гаиләдән берсеннән-берсе матур фотолар килгән.
-
Бәтке авылында универсаль спорт мәйданчыгы төзелә
Республикада спорт мәйданчыклары төзү программасы инде берничә ел эшли. Аның кысаларында безнең районның да 6 авылында шундый объектлар барлыкка килде. Хәзер кечесе дә, өлкәне дә рәхәтләнеп аларда туплы уеннар уйный, универсаль мәйданчыкларда кыш көне боз катырып, аларны хоккей корты өчен файдалана. Быел әлеге программа ярдәме белән спорт мәйданчыгы Комсомолец поселогында...
-
Зинира һәм Ризат Рамазановлар : Дуслар "машина алганыгызны да әйтмәдегез" дип үпкәләде
Җырчы Зинира Рамазанова күннән ясалган салонлы машинада төшкән фотосын Интернетка урнаштыргач, күпләр Ризат белән Зинираны яңа тимер ат белән котлады. Җырлы гаилә нинди машина алган икән соң? - Пермь якларында Сабан туенда булганда, Зинира бер дустыбызның машинасына утырып фотога төште. Клип төшергән көнне ул шушы фотоны хәерле көннәр теләп Интернетка...
-
Бәйрәмнәргә рәхим итегез
20 июль 17 сәгатьтә ЗЯБ бистәсендә урнашкан «Рябинушка» - «Миләшкәй» поселыгында бәйрәм чаралары үтә. 22 июль 17 сәгатьтә ГЭС бистәсе ял паркында «Гармунчылар бәйрәме» оештырыла. 28 июль 17 сәгатьтә ГЭС бистәсе Үзәк һәм Тукай яр буе урамында төп чаллылар очрашуына көтеп калабыз.Телефон: 70-16-50. 0+
-
Бүгенге көннән көзне фаразлап була – Тукай районында һава торышы
Бүген, 19 июль көнне, Тукай районында кояшлы. Ләкин күк йөзе көн буе аяз тормас, төшкә таба инде болытлар да пәйда булыр һәм кичкә кадәр шулай торыр. Яңгыр явуы көтелми, дип фаразлый sinoptik.com сайты. Көндез һава температурасы 25 градус җылы, төнлә +15 градус. Җилнең тизлеге секундына 4 метр. Халык сынамышлары буенча...