Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Агрокөч»: яңа эш урыннары һәм юллар

Яңа эш урыннары һәм юллар: «Агрокөч» Татарстанның Тукай районында бәясе 6 миллиард сумнан да күбрәк дип исәпләнгән кош комплексы төзелешен башларга ниятли, бу исә 300ләп яңа эш урыны тудырачак һәм районның сәнәгать, икътисад һәм агросәнәгать комплексы үсешенә зур йогынты ясаячак.

«Агрокөч» холдингы 2020 елга кадәр Татарстан Республикасының Тукай районында елына 100 мең тонна тавык ите җитештерүгә исәпләнгән бройлер чебиләре үстерү яңа мәйданчыгын эшләтеп җибәрергә ниятли. Кош комплексы төзелеше Мусабай-Завод авылында башланачак. Проектны тормышка ашыру инвестицияләренең тулы күләме 6,1 миллиард сумнан артып китә. Предприятие территориясендә кошлар өчен 48 сарай, ике җылылык үткәрелгән машиналар кую урыны, машиналар үлчәве булачак. Болардан кала проектны тормышка ашыру кысаларында 11 километрдан артык озынлыкта юл салыначак, шул исәптән авыл җирлегенә керү өчен өстәмә юллар да булдырылачак. Шулай ук инженерлык инфраструктурасы объектлары да сафка басачак. Комплекс төзелеше барышында аерым электр подстанциясе төзеләчәк һәм газ үткәрү линиясе сузылачак. Мондый чаралар Мусабай-Завод авыл җирлегендә электр һәм газ тәэмин ителешендә өзеклекләр булмасын өчен эшләнә. Авылда яңа предприятие ачылу - ул өстәмә 300 эш урыны да дигән сүз. Аның күп өлеше мусабайзаводлылар һәм күрше-тирә авыл кешеләре туры киләчәк. Иң кирәкле һөнәр ияләренә килгәндә, биредә кош фабрикасы операторлары, ветеринария эшкәртү операторлары, слесарь-механиклар, электромонтерлар кирәк булачак.

Проектны тормышка ашыруда «Агрокөч» 1,2 миллиард сум күләмендә үз акчаларын кулланачак, заем күләме исә 4,9 миллиард сум тәшкил итәчәк. Чыгымнарны кире кайтару срогы холдингта 4,8 ел дип исәпләнелә. Хәзерге вакытта инде 19,7 миллион сумлык эшләр финансланган. Бүгенге көндә белгечләр проект-смета документларын төгәлләү алдында һәм төзелешне башлап җибәрү өчен әзерлек эшләре белән мәшгуль.

«Агрокөч» холдингы предприятиесенең төзелеше 2018 елның икенче кварталында башлана. Кош-корт үстерү фабрикасының беренче этабы 2018 елның ахырына планлаштырылган. Ә тулы көченә предприятие 2019 елның өченче кварталында эшли башлаячак. Тукай районының экологик вәзгыяте дә «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖнең күз уңында торган мәсьәләләренең берсе. Заманча технологияләр белән су чистарту һәм саклау корылмалары да сафка басачак. Җиһазлар белән әлеге өлкәдә үзләрен ышанычлы дип таныткан Германиянең HARTMANN GmbH, Канаданың JAMESWAY һәм Россиянең «СтандартПарк» компанияләре тәэмин итә.

«Чаллы-Бройлер» Россия Федерациясенең иң эре кош хуҗалыгы предприятиеләренең унлыгына керә. Татарстан Республикасында җитештерелүче бройлер итенең 65 проценты нәкъ менә шушы компаниягә туры килә. Кош комплексына елына 50 миллион баш кошка исәпләнгән 11 бройлерлар үстерү мәйданы, үз өлкәсендә үзенчәлекле нәсел репродукторы, Идел буе регионында иң эреләрдән саналган гомуми егәрлеге елына 69 мең йомыркага исәпләнгән 2 инкубатор, сәгатенә 9 мең башны беренчел эшкәртүгә исәпләнгән кошларны сую комплексы, шулай ук тәүлегенә 144 тоннага исәпләнгән ит эшкәртү комплексы керә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев