Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәтке авылында универсаль спорт мәйданчыгы төзелә

Республикада спорт мәйданчыклары төзү программасы инде берничә ел эшли. Аның кысаларында безнең районның да 6 авылында шундый объектлар барлыкка килде. Хәзер кечесе дә, өлкәне дә рәхәтләнеп аларда туплы уеннар уйный, универсаль мәйданчыкларда кыш көне боз катырып, аларны хоккей корты өчен файдалана. Быел әлеге программа ярдәме белән спорт мәйданчыгы Комсомолец поселогында...

Комсомолецтагы яңа мәйданчык мини-футбол өчен дип планлаштырылган. Подрядчы оешма әле аны күптән түгел генә куллануга тапшырды. Шуны гына көткәндәй, икенче көннән үк әлеге территория балалар шау-шуына күмелде.

Бәткедәге мәйданчык Комсомолецныкыннан шактый зур. Монда инде футбол гына түгел, волейбол, баскетбол, туплы хоккей (гандбол) уйнарга мөмкинлек булачак, кыш көне ул хоккей корты буларак файдаланылачак.

Бу - Бәтке авылындагы спорт мәйданчыкларының икенчесе. Җәйге уеннар өчен дип, беренче объект 2015 елда төзелгән иде. Бу мәйданчык та республика программасы ярдәме белән барлыкка килде. Ул Гагарин урамында торак йортлар ишегалдында урнашкан. Халык аннан бик теләп файдалана, аеруча кичке якта, ял көннәрендә мәйданчык тынып тормый. Сүз уңаеннан, бәткелеләр, аеруча әти-әниләр, акча җыешып, әлеге спорт объекты янында кече архитектура формалары белән уен мәйданчыгы да куйганнар. Бу җирлектә балалар саны аз түгел: бүген мәктәптә 370тән артык укучы, бакчада 250дән артык бала исәпләнә.

Яңа мәйданчык мәктәп янында төзелә. Бу элеккеге хоккей корты урыны. «Авылда хоккей уйнарга теләүчеләр күп, иске корт безгә кысан иде инде. Монысында уен кыры гына да 1800 квадрат метрны тәшкил итә. Авылдашларга кирәк иде инде мондый мәйданчык», - ди җирлек башлыгы Максим Ионычев. Биредә эш июнь ахырында башланган булган. Территориягә иң беренче эш итеп балчык кертелгән, тигезләнгән, шушы көннәрдә ком, бетон җәелгән, электр кертелгән. Әле коймалар куясы, тирә-ягын тәртипкә китерәсе бар. Подрядчы оешманың мастеры Владислав Ермолаевның әйтүенчә, биредә тамашачылар өчен трибуналар да куелачак, ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен җылытылган ике киенү-чишенү урыны булачак. Проектның бәясе 8 млн сум тирәсе тәшкил итә. Бәтке авыл җирлеге башлыгы Максим Ионычев спорт мәйданчыгын әйләндереп агачлар утыртырга да планлаштыра.

Барлык эшләрне август аенда тәмамлау күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев