Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Зинира һәм Ризат Рамазановлар : Дуслар "машина алганыгызны да әйтмәдегез" дип үпкәләде

Җырчы Зинира Рамазанова күннән ясалган салонлы машинада төшкән фотосын Интернетка урнаштыргач, күпләр Ризат белән Зинираны яңа тимер ат белән котлады. Җырлы гаилә нинди машина алган икән соң? - Пермь якларында Сабан туенда булганда, Зинира бер дустыбызның машинасына утырып фотога төште. Клип төшергән көнне ул шушы фотоны хәерле көннәр теләп Интернетка...

Җырчы Зинира Рамазанова күннән ясалган салонлы машинада төшкән фотосын Интернетка урнаштыргач, күпләр Ризат белән Зинираны яңа тимер ат белән котлады. Җырлы гаилә нинди машина алган икән соң?

- Пермь якларында Сабан туенда булганда, Зинира бер дустыбызның машинасына утырып фотога төште. Клип төшергән көнне ул шушы фотоны хәерле көннәр теләп Интернетка урнаштырган. Мәш килеп клип төшерәбез, бизәнү һәм башка мәшәкатьләр. Шул чак дуслар шалтырата башлады: "Машина алгансыз, әйтмисең дә, әллә кем булдың мәллә?!" Вадим Захаров та: "Нинди машина алдың?" - дип сорады...

Мин бит әле һаман берни дә аңламыйм. Аптырагач Зинирадан сорадым, ул хикмәтнең шушы фотода булуын әйтте. Сабадагы дустыбыз Илдус Интернетта шаярып кына машина белән котлагач, барысы да моңа ышанган. Алтмышлап кеше котлады ул көнне. "Сез гел юлда йөрисез, сезгә машина кирәк, котлы булсын!" диделәр. Әни дә: "Машина алдыгыз мәллә?" - дип шалтыратты. "Сиңа әйтмичә алмыйбыз бит инде, - дидем. - Бөтен кеше дә безнең машина алганны көткән икән!" - дип сөйләде безгә Ризат Рамазанов.

Хәзерге вакытта Зинира һәм Ризат Рамазановлар ак төстәге "Киа Рио" машинасында җилдерә. Юлда күрсәгез, сәлам бирергә онытмагыз!


Эльвира ШАКИРОВА

intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев