Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яшь гаиләләр «Иң яхшы ишегалды» конкурсында катнаша

Инде дүртенче ел рәттән Тукай районында авыл җирлекләрендә яшәүче яшь гаиләләрне ныгыту, авыл ихаталары, ишегалларын чиста һәм матур тоту максатында «Иң яхшы ишегалды» конкурсы уздырыла. Районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенә инде өч гаиләдән берсеннән-берсе матур фотолар килгән.

Конкурсның шартларына килгәндә, ир, яисә хатын 35 яшькә кадәр булырга, гаилә әти-әниләреннән башка, аерым хуҗалыкта яшәргә, Тукай районы территориясендә урнашкан оешма-предприятиеләрдә эшләргә тиеш. Бәйге ике этапта уза. Иң әүвәл - авыл җирлекләренең үзләрендә матур ишегаллары билгеләнә. Хәзер исә икенче этап башланып китте - авыллардан заявкалар кабул ителә. 1 августка кадәр конкурсның нигезләмәсе таләпләре буенча тутырылган белешмәләр яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегендә туплана. Август уртасында район күләмендә җиңүчеләр билгеләнәчәк. Узган ел призлы урыннар алган гаиләләр быел конкурста катнаша алмый.

Конкурска фото, яисә видеоматериаллардан торган портфолио әзерләгәндә түбәндәгеләргә игътибар итәргә кирәк:

  • ихатада санитар-гигиена нормалары үтәлеше;
  • сәламәт яшәү рәвеше, гаиләдә балаларның үсеше һәм тәрбиясе өчен барлык кирәкле шартлар тудырылган, бергәләп ял итү урыны (спорт мәйданчыклары һ.б.), уртак шөгыль (һөнәрчелек, чигү, бәйләм, итек салу һ.б.) булу;
  • ишегалды территорияләрен төзекләндерүдә милли һәм заманча традицияләрне куллануда үзенчәлеклелек, чисталык һәм уңайлылык;
  • милли бизәлеш үрнәкләрен куллану;
  • хуҗалык булу (бакча, мал-туар, кош-корт, җимеш агачлары, куаклары, чәчкәлекләр, җитештерелгән продукция күләме һ.б.), хуҗалык эшендә балаларның да кулдан килгәнчә катнашуы.

Шушы критерийларның һәрберсе 10 баллык система буенча бәяләнәчәк. Иң яхшылары арасында 3 җиңүче билгеләнә һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнә. Бүгенге көндә конкурска 3 гаиләдән портфолио килгән. Борды авылыннан Юлия һәм Георгий Утяшовлардан, Эльмира Галләмова һәм Александр Клементьевлардан заявкалар кабул ителгән. Ә конкурска иң беренче килгән портфолио - Иске Җирекле авылыннан Кадыйровлар гаиләсеннән.

Гаилә башлыгы Илдар Кадыйровка 34 яшь, хуҗабикә Лилиягә - 33 яшь, аларның уллары Исламга тиздән 5 яшь тула. Иске Җирекле авылында алар 2012 елдан бирле яшиләр. «Матурлык яратабыз, эшсез кул кушырып утырган юк, шуңа күрә үзебез яшәгән җирне дә карап торабыз, төзекләндерәбез, бакчабызда төрледән-төрле сый-нигъмәтләр үстерәбез», - ди алар. Утарларында йомырка салучы тавыклар, бройлер чебиләре, үрдәкләр бар, хәзерге вакытта мунча салу эше бара. Авыл җирлеге җәмәгатьчелеге дә гаилә турында яхшы фикердә, конкурска кергән характеристикада бары тик уңай фикерләр генә. Илдар Рамилевич юл-патруль хезмәте инспекторы булып эшли, балалар бакчасына йөргән улы Ислам өчен ул чып-чын кумир.

Лилия Разифовна - авылда почтальон. Иске Җирекле авылы халкына газетабызның бу санын нәкъ Лилия китерә. Илдар хезмәтендәге уңышлары өчен Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән, балыкчы, агач эшен бик ярата, йортына мебельләр дә ясый. Ә Лилия пешеренергә бик оста, өйдәге ир-егетләрен - ире белән малаен, гел сыйлап кына тора. Шулай ук трикотаж җепләрдән кәрҗиннәр бәйли, авылның җәмәгать эшләрендә, мәдәни чараларында катнаша һәм, әлбәттә инде, фотолардан күренгәнчә, бакчачылык эшенә дә бик һәвәс Лилия. Аларның аллы-гөлле бакчаларын, бергә күмәк эшләвен сез сөбханалла диеп сайтыбыздан карый аласыз.

Конкурста катнашучы башка гаиләләр белән дә таныштыруыбызны газетабызның алдагы саннарында дәвам итәрбез.

Яшь, тырыш, хуҗалыкчан гаиләләргә уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев