18 апрель 2018 яңалыклары
-
Башкортстанда укучы һөҗүм иткән мәктәптә дүрт кеше яраланган ВИДЕО
Мәктәптә тугызынчы сыйныф укучысы пычак белән укучыларга һәм укытучыга ташланган, сыйныфка ут төрткән, үз-үзенә кул салырга тырышкан. Башкортстанда укучы һөҗүм иткән мәктәптә өч олы кеше, бер бала яраланган. Аларны хастаханәгә озатканнар. Бу турыда республика Сәламәтлек министрлыгына сылтама белән ТАСС хәбәр итте. Агентлык хәбәр иткәнчә, Стәрлетамак хастаханәсенә уртача авырлыктагы яралы өч...
-
Футбол буенча дөнья чемпионаты матчларына билет сатуның йомгаклау этабы башлана
Чемпионатны оештыручылар җанатарларга билет сатып алуны сузмаска киңәш итә. Бүген көндезге уникедә FIFA.com/bilet сайтында футбол буенча дөнья чемпионаты матчларына билет сатуның йомгаклау этабы старт ала. Ул турнир төгәлләнгәнче дәвам итә. Бу хакта чемпионатның рәсми сайтында хәбәр ителә. 2017 елның сентябреннән FIFA.com/bilet сайтында 1 698 049 билет барлык ил җанатарлары арасында...
-
Космос һәм планеталар патшалыгында булдылар
Биклән авылының китапханәсендә «Космос һәм мин» дип исемләнгән рәсемнәр бәйгесе оештырылды. Балалар бер-берсеннән карап, бөтен фантазияләрен эшкә җигеп, төрледән-төрле рәсемнәр ясадылар. Моннан тыш сабыйлар өчен галәм турында кызыклы гына мәгълүмат җиткерелде һәм соңыннан алар викторина сорауларына җавап эзләделәр, дип язалар безгә Биклән авылыннан. Түбән Суыксу авылы китапханәсендә «Космонавтика көне» дип...
-
Тукайлылар җанлы һәм күтәренке рухтагы чыгышлары белән аерылып торды
Районның алты фольклор ансамбле һәм ике аерым солисты «Балкыш» республика фестиваленең зона турында катнашты. Актаныш, Минзәлә, Мөслим, Алабуга, Әгерҗе, Менделеевск, Түбән Кама районнарыннан һәм Яр Чаллы шәһәреннән килгән үзешчәннәр арасында тукайлылар җанлы һәм күтәренке рухтагы чыгышлары белән аерылып торды. «Эчтәлекле, әйбәт номерлар. Уңышларыгыз елдан-ел арта», - дип бәя бирде тукайлыларга...
-
Бүген барлык хуҗалыклар да чәчүгә чыгарга тулысынча әзер булырга тиеш
«Бүгенге очрашуны язгы чәчүнең башы дип исәпләгез», - диде район башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев С. Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта үткән, нәкъ менә язгы кыр эшләренә багышланган семинарда. Семинарга да авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшләүчеләр генә түгел, җирлек башлыклары, мәгариф хезмәткәрләре дә чакырылган иде.
-
Тукай муниципаль районы Советының XXV утырышы үтә
Көн тәртибендә: 1. Тукай муниципаль районының 2017 елда бюджет үтәлеше турында. 2. «Тукай муниципаль районы»ның контроль-хисап палатасы муниципаль дәүләт учреждениесенең 2017 елда эшчәнлеге турында. 3. Тукай муниципаль районында мәдәният учреждениеләренең эшчәнлеге һәм 2018 елга куелган бурычлар турында. 4. «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Советының «Тукай муниципаль районының 2018 елга бюджеты...