18 апрель 2018 яңалыклары
-
"Хәзерге заман шартларында китапханәнең укыту- тәрбия эшендә ярдәме"
17 апрель көнне Боерган төп гомуми белем бирү мәктәбендә, район мәктәп китапханәчеләре катнашында " Хәзерге заман шартларында китапханәнең укыту- тәрбия эшендә ярдәме" дигән темага эшлекле киңәшмә узды. Киңәшмәне сәламләү сүзе белән мәктәп директоры Равил Харрас улы Шайхулов башлап җибәрде.-"Мәктәп эшчәнлеген китапханәсез күз алдына китерүе кыен. Мәктәп китапханәсе һәр укучы һәм...
-
Бабайлар әйткән : “Бүген һава торышы тыныч булыр”,- дигәннәр
Бүген 19нче апрель районыбызда көндез +9 җылы, төнлә +3 градус булачак. Уртача һава басымы тере көмеш баганасының 745мм тәшкил итәчәк. Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 3-4м тизлек белән исәчәк дип фараз итә безгә https://sinoptik.com.ruсайты. Кояш чыга 4:14 минутта, кояш бата 18:42 минутта. Бабайлар әйткән : "Бүген һава торышы тыныч булыр",- дигәннәр.
-
Ф.Мөхәммәтшин: Татарларның туган тел өйрәнүгә ихтыяҗын канәгатьләндерү формаларын эзлибез
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы федераль үзәк белән бергә хәл итү юлын эзли, диде Парламент җитәкчесе. Татарстанда татар халкының туган телен өйрәнүгә ихтыяҗын канәгатьләндерү формаларын эзлиләр. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген "Яшь гвардиячеләр" белән очрашуда белдерде. Очрашу "Бердәм Россия"нең Яшь гвардиясе" федераль мәгариф форумы кысаларында...
-
Путин: Россия өчен газ-мотор ягулыгы куллану, электромобильләр саны артудан, мөһимрәк
Президент сүзләренчә, экология мәсьәләләренә күбрәк игътибар бирергә кирәк. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Россия өчен газ-мотор ягулыгы куллану электромобильләр саны артудан мөһимрәк, дип белдерде. Бу хакта ТАСС яза. Президент сүзләренчә, экология мәсьәләләренә күбрәк игътибар бирергә кирәк. Дөнья автомобиль төзелеше тармагы электромобильләр куллануга омтыла. "Әлбәттә, безнең ил өчен газ-мотор ягулыгы куллану...
-
Газинур Морат: Тукайны патша хөкүмәте дә, совет хөкүмәте дә халык шагыйре дип исәпләмәгән
КФУда Тукайга багышланган "Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен..." республикакүләм бәйгесе узды. Шагыйрь Газинур Морат Габдулла Тукайны патша хөкүмәте дә, совет хөкүмәте дә халык шагыйре дип исәпләмәгән диде. Бу фикерен ул бүген КФУда узган Тукайга багышланган чарада әйтте. Бүген Казан федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында "Кузгатмакчы булсаң...
-
Фәрит Мөхәммәтшин: Алдыбызда телне, мәдәниятебезне саклап калу бурычы тора
Республика җитәкчеләре белән "Дуслык күпере" фестивален киләсе елга да оештырырга сөйләштек, диде Парламент җитәкчесе. Бүген "Пирамида" мәдәни-күңел ачу үзәгендә узган Бөтенроссия татар-башкорт эстрадасы фестивале гала-концертында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин "Алдыбызда телне, мәдәниятыбезне саклап калу бурычы тора", диде. "Безнең республикалар бүген бик авыр хәлләр кичерә. Алдыбызда телне, мәдәниятебезне...
-
Татарстан мәктәпләрендә куркынычсызлык чараларын көчәйтәләр
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында белем бирү оешмаларында куркынычсызлыкны тәэмин итү вазгыятен контрольдә тота. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белем бирү оешмаларында куркынычсызлыкны тәэмин итү вазгыятен контрольдә тота. Татарстан мәктәпләрендә балигъ булмаганнарга карата куркынычсызлык чараларын көчәйтү һәм җинаять гамәлләрен кисәтү буенча чаралар планы эшләнгән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан...
-
Май бәйрәмнәренә ял көннәре тәртибе билгеле булды
1 май - Яз һәм хезмәт бәйрәме, 9 май - Җиңү көне. Алар ял көне була. 1 май - Яз һәм хезмәт бәйрәме, 9 май - Җиңү көне. Алар ял көне була. 7 гыйнвардагы ял көне 2 майга, чәршәмбе көнгә, күчерелде. 28 апрель, шимбә көн, ялы 30 апрельгә күчерелә. Шулай...
-
“Ак Барс” финалда ЦСКА командасына җиңелде
Финал серясендәге чираттагы уен 20 апрельдә Мәскәүдә узачак. Бүген Континенталь хоккей лигасының Мәскәүдә узган финал уенында Казанның "Ак Барс" командасы җиңелде. "Ак Барс" Мәскәүнең "ЦСКА" командасы белән очрашты. Бу командалар Гагарин Кубогының финал сериясендә очраша. Әлегә исәп - 2:1. Хуҗалар уенны актив башлады. Казан командасы сакчылары ничек кенә тырышса да,...
-
Күпбалалы гаиләләрнең җир биләмәсеннән мәхрүм калырга мөмкин очраклары билгеле булды
Депутатлар җир кишәрлеген бирүдән баш тарту очраклары турында закон проектын беренче укылышта караячак. Өч һәм аннан күбрәк баласы булган гаиләләрне җир участогына дәгъва кылучылар исемлегеннән чыгаруга сәбәп булган факторларны киңәйтү тәкъдим ителә. Бу нисбәттән "Татарстан Республикасы Җир кодексының 32.1 маддәсенә үзгәрешләр кертү турында" закон проекты эшләнгән. Татарстан Дәүләт Советы депутатлары...
-
Антипремиягә ия булган оешмаларда татар теле кулланылышка кертелә
Быелгы антипремия антилауреаты "Мин татарча сөйләшәм!" акциясенең гала-концертында билгеле булачак. Быелгы антипремия антилауреаты "Мин татарча сөйләшәм!" акциясенең гала-концертында, 26 апрельдә, билгеле булачак. Антипремия "Тяжело с татарским" дип атала. Аңа ия булган оешмаларда татар теле кулланылышка кертелә. Бу хакта Бөтендөнья татар яшьләре форумының матбугат хезмәте хәбәр итә. Берничә ел дәвамында "Мин...
-
Республика ветеринарлары чаң суга
Республика ветеринарлары чаң суга: куркыныч авырулар үтеп кермәсен өчен саклык чаралары күрергә кирәк. Сакланганны гына Ходай саклармын дигән. Ни кызганыч, соңгы елларда терлекләр арасында куркыныч йогышлы авырулар ешайды. Алар кешеләргә дә йогарга мөмкин. Белгечләр кисәтүенчә, йогышлы чирләрнең 80 проценты кешеләр өчендә, хайваннар өчендә уртак. Терлекләр арасында булган яман чирләр баш...
-
Калмаш балалар бакчасына йөрүчеләрне әти-әниләре, эвакуация сәбәпле, мәктәптән килеп алды
Бүген иртән Тукай районы Калмаш авылының «Ләйсән» балалар бакчасында янгын сигнализациясе чаң суга башлый. Бакча хезмәткәре АПС индикаторыннан электр щитында проблема булуын аңлап ала һәм, чыннан да, электр щиты урнашкан бүлмәдә төтен чыкканын күрә. Балалар бакчасының 61 сабые һәм 15 хезмәткәре юл аша урнашкан мәктәп бинасына эвакуацияләнә. Бакча мөдире Диләрә...
-
Р.Миңнеханов Татарстан Хөкүмәтенә бюджетка керемнәрне арттыру чараларын эшләргә кушты
Быел беренче кварталда Татарстан бюджетының үз керемнәре 57,7 млрд сумны тәшкил итте. Әлеге күрсәткеч 2017 елгыдан 485 млнга азрак. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәтенә бюджетка керемнәрне арттыру буенча чаралар комплексы эшләргә кушты. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте Йортында 2018 елның беренче кварталында консолидирацияләнгән бюджет үтәлеше йомгаклары буенча узган киңәшмәдә билгеле...
-
Башкортстаннан ике ир-ат хаҗ сәфәренә атка атланып чыккан
Юлга алар март аенда Болгардан (Татарстан) кузгалган. Сәфәрчеләр көненә илле чакрым юл уза. Башкортстаннан ике ир-ат атка атланып хаҗга сәфәргә чыккан. Бу хакта Россия мөфтиләр шурасы хәбәр итә. Башкортстаннан изге сәфәргә Марсель Ахияретдинов һәм Абдулла Камалов чыккан. Юлга алар март аенда Болгардан (Татарстан) - Исламны Идел буенда 922 елда рәсми...