Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Калмаш балалар бакчасына йөрүчеләрне әти-әниләре, эвакуация сәбәпле, мәктәптән килеп алды

Бүген иртән Тукай районы Калмаш авылының «Ләйсән» балалар бакчасында янгын сигнализациясе чаң суга башлый. Бакча хезмәткәре АПС индикаторыннан электр щитында проблема булуын аңлап ала һәм, чыннан да, электр щиты урнашкан бүлмәдә төтен чыкканын күрә. Балалар бакчасының 61 сабые һәм 15 хезмәткәре юл аша урнашкан мәктәп бинасына эвакуацияләнә. Бакча мөдире Диләрә...

Бүген иртән Тукай районы Калмаш авылының «Ләйсән» балалар бакчасында янгын сигнализациясе чаң суга башлый. Бакча хезмәткәре АПС индикаторыннан электр щитында проблема булуын аңлап ала һәм, чыннан да, электр щиты урнашкан бүлмәдә төтен чыкканын күрә. Балалар бакчасының 61 сабые һәм 15 хезмәткәре юл аша урнашкан мәктәп бинасына эвакуацияләнә.

Бакча мөдире Диләрә Кашапова әйткәнчә, эвакуация 3 минут эчендә башкарыла. Һәр төркемдә икешәр хезмәткәр, алар балаларны эвакуация планында билгеләнгән чыгу урыныннан алып чыгып китә. Балалар өсләренә дә киенергә өлгерә.

Тукай районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге өлкән инспекторы Артем Асеев хәбәр иткәнчә, янгын турында сигнал 9.03 сәгатьтә килә. Шулай ук балалар бакчасыннан, электр щитында төтен чыгуы турында хәбәр итеп, шалтырату да була. Янгын сүндерү машинасы килеп җиткәндә балалар бакчасында инде кеше калмаган була. Тикшерү вакытында трансформаторда кыска ялганыш булуы ачыклана. Янгын чыкмый.

Хәзерге вакытта балалар бакчасында «Тукай Теплогаз» оешмасы тарафыннан ремонт эше бара. Янгын сигнализациясе килүгә хезмәткәрләр, Электросетька шалтыратып, бакча бинасын уттан өздерә. Эвакуацияләнгән балаларны өйләренә алып кайтып киткәннәр. «Әти-әниләргә хәлне аңлаттык, ремонт эше инде төгәлләнеп килә. Иртәгә балаларны бакчага кабул итәбез», - дип хәбәр итте газета хәбәрчесенә Диләрә Кашапова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев