Күпбалалы гаиләләрнең җир биләмәсеннән мәхрүм калырга мөмкин очраклары билгеле булды
Депутатлар җир кишәрлеген бирүдән баш тарту очраклары турында закон проектын беренче укылышта караячак. Өч һәм аннан күбрәк баласы булган гаиләләрне җир участогына дәгъва кылучылар исемлегеннән чыгаруга сәбәп булган факторларны киңәйтү тәкъдим ителә. Бу нисбәттән "Татарстан Республикасы Җир кодексының 32.1 маддәсенә үзгәрешләр кертү турында" закон проекты эшләнгән. Татарстан Дәүләт Советы депутатлары...
Депутатлар җир кишәрлеген бирүдән баш тарту очраклары турында закон проектын беренче укылышта караячак.
Өч һәм аннан күбрәк баласы булган гаиләләрне җир участогына дәгъва кылучылар исемлегеннән чыгаруга сәбәп булган факторларны киңәйтү тәкъдим ителә. Бу нисбәттән "Татарстан Республикасы Җир кодексының 32.1 маддәсенә үзгәрешләр кертү турында" закон проекты эшләнгән. Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында фикер алышты.
Комитет рәисе Таһир Һадиев закон проектының республика прокуроры Илдус Нәфыйков тәкъдиме белән эшләнгәнен билгеләп узды. Закон проекты җир биләмәләре алу мәсьәләсендә күп балалы гаиләләрнең кайбер әгъзаларының хокукларын чикли.
Искәртеп үтик: өч һәм аннан күбрәк баласы булган гаиләләрнең, федераль закон буенча, торак яки бакча йорты төзелеше, шәхси ярдәмче хуҗалык эше алып бару, бакчачылык белән шөгыльләнү өчен җир кишәрлегенә хокукы бар. Бүгенгә бу исемлектән җир участогыннан өч тапкыр баш тарткан яки өч тапкыр җир участогын сайлау процедурасына килмәүчеләр чыгарыла. Ә яңа закон проекты җир бирелмәү мөмкин булган очракларны арттыра. Татарстанда яшәүче күп балалы кешегә җир биләмәсе түбәндәге очракларда бирелмәскә мөмкин:
- әгәр Россия Федерациясе гражданлыгы гамәлдән чыккан булса;
- башка төбәккә яки Россиядән читкә даими яшәргә күчкән очракта;
- ата-ана хокукыннан мәхрүм ителсә, уллыккка яки кызлыкка алудан, опекадан баш тарткан очракта;
- ата-аналарның законсыз гамәлләре, ваемсызлыгы аркасында бала үлсә;
- гражданнар тарафыннан аларны исемлектән чыгару турында гариза бирелгән очракта;
- документларда, гражданнарның Җир кодексындагы таләпләргә җавап бирмәвен дәлилләүче, чынбарлыкка җавап бирмәгән белешмә-мәгълүматлар булуы ачыкланса.
Җиде көн эчендә мондый гражданнарга аларны исемлектән чыгару һәм җир участогы бирелмәү турында извещение җибәрелә. Тәкъдим ителгән закон проекты Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта каралачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев