Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Хәзерге заман шартларында китапханәнең укыту- тәрбия эшендә ярдәме"

17 апрель көнне Боерган төп гомуми белем бирү мәктәбендә, район мәктәп китапханәчеләре катнашында " Хәзерге заман шартларында китапханәнең укыту- тәрбия эшендә ярдәме" дигән темага эшлекле киңәшмә узды. Киңәшмәне сәламләү сүзе белән мәктәп директоры Равил Харрас улы Шайхулов башлап җибәрде.-"Мәктәп эшчәнлеген китапханәсез күз алдына китерүе кыен. Мәктәп китапханәсе һәр укучы һәм...

17 апрель көнне Боерган төп гомуми белем бирү мәктәбендә, район мәктәп китапханәчеләре катнашында " Хәзерге заман шартларында китапханәнең укыту- тәрбия эшендә ярдәме" дигән темага эшлекле киңәшмә узды.
Киңәшмәне сәламләү сүзе белән мәктәп директоры Равил Харрас улы Шайхулов башлап җибәрде.-"Мәктәп эшчәнлеген китапханәсез күз алдына китерүе кыен. Мәктәп китапханәсе һәр укучы һәм укытучының төп таяну ноктасы булып тора",- диде ул үзенең чыгышында.
Тиздән халкыбыз бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көнен бәйрәм итәргә җыена. Шул уңайдан мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, мәктәп китапханәсе мөдире Айсылу Мулланурова мәктәп укучылары белән, шагыйрь иҗатына багышлап эчтәлекле, кызыклы, театральләштерелгән күренешләр әзерләгән. Балаларның Тукай шигырьләрен яттан сөйләве, "Таз" , "Су анасы" әсәрләреннән өзекләр куюлары очрашуга ямь өстәде. Җыр укытучысы Вера Салимова җитәкчелегендә , "Туган авыл","Пар ат", "Туган тел" җырларын югары осталык белән башкарулары шагыйрь рухына дога булып яңгырады.
Киңәшмәдә катнашучылар мәктәп китапханәсе эшчәнлеге турында да киң мәгълумат алдылар. _" Белешмә сүзлекләр, методик ярдәмлекләр, матур әдәбият, вакытлы матбугат чаралары - һәммәсе бүгенге укучыга багышлана",- дип сүзен йомгаклады Айсылу Мөдәрисовна.
Авыл китапханәсе мөдире буларак , мин дә "Китапханәләр эшчәнлегендә яңа ысуллар куллану" исемле доклад белән чыгыш ясадым.
Заман тормышыбызның барлык тармагына да үзгәрешләр кертә, безгә, китапханәчеләргә дә , яңа таләпләр куя. Бүген китапханәләр китап укучының теләген искә алып, эшне яңача итеп ,заман таләпләренә туры китереп оештырырга тиешләр. Компютер һәм интернет челтәреннән,электрон китаплардан бушлай куллануны тәэмин итү- көн таләбе.
Буктрейлер,виртуаль китап күргәзмәләре ясау-заманча китап тәкъдим итүнең бер төре.Мондый төр мәгълумәтлар, ягъни,кызыклы итеп китапның кыскача эчтәлеген ачып бирү - укучыларның иҗади кызыксынучанлыгын, активлыгын арттыра.
Компьютерның тагын бер өстенлеге шунда: мониторда барлык мәгълумәт укучының игътибарын җәлеп итә торган дәрәҗәдә матур, зәвыклы итеп эшләнә. Компьютер ярдәмендә бик күп эш: мультимедиа презентацияләре, төрле тестлар, схемалар башкарып була. Мондый программа белән танышканда, китап укучы үзен кино караучы итеп хис итә Компьютер технологияләрен китапханә эшендә куллану - фәннилек, күрсәтмәлелек, аңлаешлы булу, эшлеклелек, һәм мөстәкыйльлек принципларын куллану мөмкинлеге бирә. Алар яңа төр мәгълүмат табуның аеруча әһәмиятле функцияләрен үти, тәрбия бирүдә, эзләнүләр һәм тикшерүләр алып баруда, үзгәрешләр кертүдә зур чара булып тора. Әлеге технологияләрне уңышлы файдалану хезмәтебезнең нәтиҗәлелеген күтәрә.
Мәктәп китапханәчеләренә тәкъдим ителгән видеотасмалар- авыл тарихына багышланган Азат Хаҗиевның "Чебенле(Тойгузино) авылы татар язмышында" исемле китабына буктрейлар, библиоКыш китап фестивале турында "Китап дусларын җыя" исемле видеотасма, балалар өчен "Уйный-уйный өйрәнәбез", Асия Юнысованың "Алкалы чәчәкләр" китабына электрон китап күргәзмәләре кызыклы булгандыр дип уйлыйм.
Балаларга өстәмә белем бирү укытучысы Гөлчәчәк Шамилова "Ал калфак һәм Түбәтәй"ясарга өйрәтеп , мавыктыргыч мастер -класс күрсәтте. Ә иң кызыгы- бу матурлыкның үрнәген китапханәгә кайта торган "Тылсымлы куллар " журналыннан алынганлыгын, бик файдалы , балалар өчен кызыклы журнал булуын да әйтеп узды.
Мастер- класста китапханәчеләр дә катнашты,аларның ясаган "Ал калфак"лары бик матур килеп чыкты, эшләнмәләрне үзләренә үк бүләк тә итеп бирделәр.
"Акчарлак"мәдәни ял үзәге хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән кул эшләре күргәзмәсе дә күз явын алырлык матурлыгы белән җәлеп итте, "Китапларда- күңел чигешләре" исемле китап күргәзмәсенә күзәтү дә ясалды.
Эшлекле киңәшмәне район мәгариф идарәсе методисты Елена Валерьевна Сергеева йомгаклау сүзе белән тәмамлады.
Китапханә - серләр дөньясы, рухи мирасыбызны буыннардан - буыннарга тапшыручы, акылның, изге олуг фикерләрнең чишмә башында торучы. Китапханә китап киштәләрендә тезелеп торучы китаплары, аларнын меңләгән саны белән түгел, ә үзенең укучылары белән яши, шулар белән матур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев