Башкортстанда укучы һөҗүм иткән мәктәптә дүрт кеше яраланган ВИДЕО
Мәктәптә тугызынчы сыйныф укучысы пычак белән укучыларга һәм укытучыга ташланган, сыйныфка ут төрткән, үз-үзенә кул салырга тырышкан. Башкортстанда укучы һөҗүм иткән мәктәптә өч олы кеше, бер бала яраланган. Аларны хастаханәгә озатканнар. Бу турыда республика Сәламәтлек министрлыгына сылтама белән ТАСС хәбәр итте. Агентлык хәбәр иткәнчә, Стәрлетамак хастаханәсенә уртача авырлыктагы яралы өч...
Мәктәптә тугызынчы сыйныф укучысы пычак белән укучыларга һәм укытучыга ташланган, сыйныфка ут төрткән, үз-үзенә кул салырга тырышкан.
Башкортстанда укучы һөҗүм иткән мәктәптә өч олы кеше, бер бала яраланган. Аларны хастаханәгә озатканнар. Бу турыда республика Сәламәтлек министрлыгына сылтама белән ТАСС хәбәр итте.
Агентлык хәбәр иткәнчә, Стәрлетамак хастаханәсенә уртача авырлыктагы яралы өч олы кешене һәм бер баланы китергәннәр.
Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов Стәрлетамакка фаҗига булган мәктәпкә киткән. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев