Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Космос һәм планеталар патшалыгында булдылар

Биклән авылының китапханәсендә «Космос һәм мин» дип исемләнгән рәсемнәр бәйгесе оештырылды. Балалар бер-берсеннән карап, бөтен фантазияләрен эшкә җигеп, төрледән-төрле рәсемнәр ясадылар. Моннан тыш сабыйлар өчен галәм турында кызыклы гына мәгълүмат җиткерелде һәм соңыннан алар викторина сорауларына җавап эзләделәр, дип язалар безгә Биклән авылыннан. Түбән Суыксу авылы китапханәсендә «Космонавтика көне» дип...

Биклән авылының китапханәсендә «Космос һәм мин» дип исемләнгән рәсемнәр бәйгесе оештырылды. Балалар бер-берсеннән карап, бөтен фантазияләрен эшкә җигеп, төрледән-төрле рәсемнәр ясадылар. Моннан тыш сабыйлар өчен галәм турында кызыклы гына мәгълүмат җиткерелде һәм соңыннан алар викторина сорауларына җавап эзләделәр, дип язалар безгә Биклән авылыннан.

Түбән Суыксу авылы китапханәсендә «Космонавтика көне» дип исемләнгән мәгълүмати дәрес үтте. Китапханә мөдире З. Газыймова һәм сәнгать җитәкчесе Э. Насыйбуллина җыелган балаларга космос турында мавыктыргыч итеп сөйләделәр, презентация күрсәттеләр. Аеруча да кызыклысы «Ракета» дип аталган мастер-класс оештыру булды, дигән хәбәр алдык Түбән Суыксу авылыннан.

Мусабай-Завод авылының урта мәктәбендә дә Космонавтика көнен кызыклы итеп үткәргәннәр. «Укучы балаларга без космос һәм космонавтлар турында тулырак итеп сөйләдек. Шулай ук алар беренче космонавт Юрий Гагарин турында моңарчы әле белмәгән мәгълүматны ишеттеләр, кызыксындырган сорауларына җаваплар таптылар. Шулай ук бик кызыксынып планеталар, күк йөзендәге йолдызлар турында сораштырдылар. Аннары исә космик викторинада бик теләп катнаштылар. Чара ахырында «Балалар күзлегеннән чыгып» дип күрсәтелгән темага карата үзләре үк рәсемнәр ясадылар. Ә «Космик сәяхәт» күргәзмәсендә бөтен кеше дә космонавтика турында китаплар белән таныша алды», - дип яза Мусабай-Заводтан Гөлшат Салихова.

Кнәз авылының мәдәният йортында балалар өчен шулай ук мавыктыргыч программа әзерләнгән иде. Балалар иң баштан кеше ничек итеп галәмгә очкан, гомумән, космос турында тулы итеп әзерләнгән лекция тыңладылар, махсус презентация һәм Гагарин турында документаль фильм карадылар. Аннары исә «Корабльләр космоска оча» дип аталган викторинада катнаштылар, уеннар уйнадылар, дип яза Кнәздән Тамара Тузеева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев