Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Тукайлылар җанлы һәм күтәренке рухтагы чыгышлары белән аерылып торды

Районның алты фольклор ансамбле һәм ике аерым солисты «Балкыш» республика фестиваленең зона турында катнашты. Актаныш, Минзәлә, Мөслим, Алабуга, Әгерҗе, Менделеевск, Түбән Кама районнарыннан һәм Яр Чаллы шәһәреннән килгән үзешчәннәр арасында тукайлылар җанлы һәм күтәренке рухтагы чыгышлары белән аерылып торды. «Эчтәлекле, әйбәт номерлар. Уңышларыгыз елдан-ел арта», - дип бәя бирде тукайлыларга...

Чыгышлар башланганчы үзешчәннәр белән «Энергетик» мәдәният сараеның икенче катындагы фойеда репетиция барышында бераз аралашу мөмкинлеге туды. Катнашучыларның барысының да кәефләре яхшы иде, күпчелеге республика гала-концертына чыгарга өметләнә. Ильбухтиноның «Рябинушка» фольклор коллективы «Балкыш» фестивале алдыннан гына күлмәкләр тектергән. Барысы 100 мең сумнан артыкка төшкән костюмнарны алырга авыл җирлеге ярдәм иткән. «Рябинушка»лылар моңа бик рәхмәтле. Бу ансамбль фестивальнең зона турында әле беренче мәртәбә чыгыш ясый, шуңа күрә ярыйсы гына дулкынланалар да. Ә менә Кече Шилнәнең «Сударушка»сы зона турында һәр елны катнаша. Бу юлы тукайлыларның чыгышын нәкъ менә алар башлады, ансамбль сугыш темасына багышланган такмаклар башкарды. Яңа Бүләктән «Илһам» фольклор коллективы да инде сәхнәдә йөри-йөри шомарып беткән. Рәшидә апа Мирсәетова белән Әминә апа Шәйдуллинаны инде Казанда да беләләр. «Җиңсәк, бу юлы да барабыз Казанга», - дип торалар әнә үзләре дә. Иске Дөрештән Гыйздулла Вәлиуллинның да зона турында беренче генә катнашуы түгел икән. Күзкәйдән Рафис Хәсәнов та аерым җыр башкарды. Өлкән яшьтә булсалар да, тавышлары яшьләргә биргесез көчле. Новотроицкоедан «Каймак» триосының чыгышы да бик үзенчәлекле булды. Боергандагы «Яран гөл» коллективының «Урман кисте кызлар» композициясен сәхнәдән күп тапкырлар караган бар, шулай да һәрберсендә күңелне кузгата бу күренеш, бу юлы да шулай булды. Тукайлыларның концерт номерларын Иске Абдулның «Асылъяр» ансамбле йомгаклады. Фестивальдә катнашучыларның һәр чыгышын залдагылар алкышлап каршылады, афәрин дип озатты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев