18 март 2018 яңалыклары
-
Яшел Үзәндә 56 ел бергә сайлауга йөргән пар тавыш бирде
80 яшьлек Лиля Сибагатуллина Россия Президенты кыю фикерле кеше булырга тиеш, дип саный. Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче 80 яшьлек Лиля һәм 82 яшьлек Равил Сибагатуллиннар сайлауга 56 ел бергә йөри. Алар өчен һәр сайлау бәйрәм кебек. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә Лиля Сибагатуллина үзе әйтте. "Россия Президентын күңелемнән әллә кайчан сайлап...
-
Германия вәкиле: Татарстанда сайлауларның оештырылу дәрәҗәсе шаккаттырырлык
Халыкара күзәтүче булып эшләгән Штефан Койтер республикада сайлауларга әзерлек вакытындагы профессиональлекне билгеләп үтте. Татарстан хакимияте Россия Президенты сайлауларын оештыруга профессиональ һәм җаваплы караган, дип ышана Германиядән килгән халыкара күзәтүче Штефан Койтер. Ул бүген Россиядә уздырылган сайлауларда беренче тапкыр халыкара күзәтүче сыйфатында эшләвен билгеләп үтте. "Мине сайлауларның югары һәм профессиональ дәрәҗәдә...
-
Татарстан артистлары Президент сайлауларында Прагада чират торып тавыш бирде
17-19 март көннәрендә Казанның Г.Тукай филармониясе әдәби-музыкаль лекторие иҗат коллективы Чехиядә гастрольдә. Бүген Казанның Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе әдәби-музыкаль лекторие артистлары Россия Президентын Прагадагы Россия илчелегенә килеп сайлады. Лекторий җитәкчесе, Татарстанның атказанган артисты Владимир Васильев үзенең социаль челтәрдәге битендә илчелек янындагы озын чиратны видеога һәм фотога төшереп элеп куйган.
-
Татарстанда төшке вакытка сайлаучыларның 38,47 проценты тавыш биргән
Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов Аксубай, Арча, Әтнә, Балтач, Чүпрәле халкының активлыгын билгеләп узды. Бүген сәгать көндезге 12гә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, республикада сайлаучыларның 38,47 проценты тавыш биргән. Бу хакта Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мәгълүмати-эксперт үзәгендә Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте. "Тавыш бирү тыныч хәлдә, эш...
-
Тукай районыннан Мирзаян Шәйхетдинов туксан яшьлек юбилей көнендә Россия Президенты өчен тавыш бирде
Бәтке авылыннан тыл хезмәтчәне Мирзаян Шәйхетдинов өчен РФ Президентын сайлау көне аерата истәлекле булды - 18 мартта ул үзенең 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Юбилярны котларга район башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев та килгән иде. Ул Мирзаян Асыл улына РФ Президентының котлау телеграммасын һәм район хакимиятенең истәлекле бүләген тапшырды....
-
Чаллыда Россия Президентын сайлау өчен бюллетененьны халык чират торып ала
Иртән бирле дулаган коточкысыз буран сайлауга барыручыларга һич комачау итә алмады. (Казан, 18 март, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Чаллыда Россия Президентын сайлау өчен бюллетененьны халык чират торып ала. Автоградта тавыш бирү өчен 173 участок үз вакытында эшен башлап җибәрде. Шәһәрнең Комсомол районында 49, Үзәк районында 67, Автозавод районында 57 сайлау участогы...
-
Яшел Үзәндә сайлауга туй күлмәгеннән килделәр
Яшь кияү белән яшь кәләш туйга килгән кунакларны да 1500 нче сайлау участогында тавыш бирергә күндергән. (Яшел Үзән, 18 март , "Татар-информ", Кыямова Мөршидә). Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче Камилә һәм Артур Россия никахлашу сараеннан туп-туры үзләре теркәлгән 1500 нче сайлау участогына тавыш бирергә килде. Яшел Үзән шәһәренең "Родина" мәдәният йортында...
-
Тукай районы Бәтке авылында сайлаулар электрон рәвештә бара
Бәтке авылының 2628нче сайлау участогында сайлаулар электрон рәвештә бара. Биредә кәгазь бюллетеньнәр урынына сайлаучыларга штрих-кодлы электрон бюллетень бирәләр. Тавыш бирер алдыннан сайлаучылар тренажерларда өйрәнү узалар. 12.30 сәгатькә 646 сайлаучы тавыш биреп өлгерде инде. Барлыгы монда 1444 сайлаучы теркәлгән.
-
Керамик пычак саклык ярата
Соңгы вакытта сатуга керамик пычаклар чыкты: үткен, уңайлы. Әмма берничә айдан ул үтмәсләнә, бозыла. Моның сәбәбе нидә соң?
-
Тукай районы белән җитәкчелек итүенең 100нче көнендә Фаил Камаев сайлауларда үз тавышын бирде
Түбән Суыксу авылында тавыш биргән район җитәкчесе Фаил Камаев һәм Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе, Тукай районы кураторы Эдуард Вафин тукайлыларның сайлауларда актив катнашуын билгеләде. Тукай районында 44 сайлау участогы эшли. Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе, Тукай районы кураторы Эдуард Вафин Түбән Суыксу авылындагы 2656нчы сайлау...
-
Татарстанда 10.00 сәгатькә 15,98 процент сайлаучы тавыш биргән
Иң зур активлык Апас районында - анда сайлауда катнашучылар 53,16 процент тәшкил итә. Сәгать 10 га булган мәгълүматлардан күренгәнчә, Татарстанда сайлаучылар 15,98 процент тәшкил итә. Бу хакта "Выборы" дәүләт автоматлаштырылган системасы мәгълүматларыннан билгеле булды. Тавыш бирүдә иң актив районнардан Апас (53,16 процент), Кайбыч (52,67 процент), Теләче (46,02 процент) районнарын әйтеп...
-
Татарстанда 49 меңнән артык кеше Россия Президентын сайлауда беренче тапкыр катанаша
Тавыш бирү көнендә авырып яки башка нигезле сәбәпләр аркасында килә алмаучылар өчен өйдә тавыш бирү хокукы бирелә. Республикада Россия Президентына тавыш бирүдә беренче тапкыр 49 мең 121 кеше катнашачак. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мәгълүмати-эксперт үзәгендә Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте. Ул беренче мәртәбә...
-
Татарстан Республикасы мөфтие сайлауда тавыш бирде
Илдә тынычлык булсын, иминлектә, муллыкта, бердәмлектә яшәргә язсын, диде мөфти. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Россия Федерациясе Президентын сайлауда катнашты. Ул Казанның Ботаника урамы, 7 нче йорт адресы буенча урнашкан 88 нче урта гомумбелем бирү мәктәбендәге 279 нчы сайлау участогында тавыш бирде. Тавыш биргәннән соң, Камил...
-
Алексей Песошин Россия Президентын сайлауда катнашты
Татарстан Премьер-министры гражданлык бурычын Казанда Яңа Савин районындагы 241 нче сайлау участогында үтәде. (Казан, 18 март, "Татар-информ", Егор Никитин). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия Президенты сайлауда катнашты. Песошин гражданлык бурычын Казанда Яңа Савин районындагы 241 нче сайлау участогында үтәде. Биредәге сайлау участогында кешеләр арзан бәяләрдән товарлар сатып алу мөмкинлеге бар....
-
Тукай районында башкарма комитет җитәкчесе Фаил Камаев үзенең тормыш иптәше Эльмира ханым белән Президент сайлавында катнашты
Тукай районының Түбән Суыксу авылында урнашкан сайлау участогында район башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев үзенең тормыш иптәше Эльмира ханым белән тавыш бирде. Шулай ук Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Эдуард Вафин да Президент сайлавында катнашты.