Тукай районы белән җитәкчелек итүенең 100нче көнендә Фаил Камаев сайлауларда үз тавышын бирде
Түбән Суыксу авылында тавыш биргән район җитәкчесе Фаил Камаев һәм Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе, Тукай районы кураторы Эдуард Вафин тукайлыларның сайлауларда актив катнашуын билгеләде. Тукай районында 44 сайлау участогы эшли. Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе, Тукай районы кураторы Эдуард Вафин Түбән Суыксу авылындагы 2656нчы сайлау...
Түбән Суыксу авылында тавыш биргән район җитәкчесе Фаил Камаев һәм Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе, Тукай районы кураторы Эдуард Вафин тукайлыларның сайлауларда актив катнашуын билгеләде.
Тукай районында 44 сайлау участогы эшли. Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе, Тукай районы кураторы Эдуард Вафин Түбән Суыксу авылындагы 2656нчы сайлау участогында тавыш бирде. Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев та җәмәгате белән шушы сайлау участогында үз фикерен белдерде. Фаил Мисбах улы өчен бүген тагын бер яктан үзенчәлекле көн - аның Тукай районы белән җитәкчелек итә башлавына төгәл 100 көн.
Фаил Мисбахович районда сайлауларның барышына бәя биреп, халыкның активлыгын, район, республика һәм ил үсешенә битараф булмауларын билгеләп үтте. «Бүгенге сәяси вакыйга - алдагы алты елга үсеш стратегиясен билгели торган сайлаулар. Шуңа күрә без, беренчедән, сайлауларның тыныч үтүен тәэмин итәргә тиеш, икенчедән, муниципаль хезмәткәр буларак, теләгем - сайлауларда күбрәк гражданнарның катнашуы. Алар һәрберсе үзләренең гражданлык хокукларыннан файдаланырга тиеш. Бүгенге сайлаулар Россиянең генә түгел, башка илләрнең дә игътибарында. Шуңа күрә аларның ничек үтүе киләчәктә халыклар арасында урнашачак мөнәсәбәтне дә билгели. Без илнең тотрыклылыгы, иминлеге өчен тавыш бирәбез. Шул исәптән, сайлауда актив катнашуыбыз безнең Тукай районының үсешен дә тәэмин итәчәк, федераль, республика программаларында катнашуга юл ачачак. Үсеш преспективасы Яр Чаллы белән уртак проектларны да күздә тота. яңа программа продуктларын гамәлгә ашыруның беренче баскычы - 20 мартта районда шәһәр белән берлектә республика дәрәҗәсендәге утырыш узачак», - диде башкарма комитет җитәкчесе.
Сайлауда катнашкан һәркемгә район җитәкчесе Фаил Камаев олы рәхмәтен белдерде, һәркемгә иминлек, тыныч көннәр теләде.
Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе, Тукай районы кураторы Эдуард Вафин да сайлауларның ил язмышы өчен мөһим сәяси вакыйга икәнен билгеләп үтте. «Тотрыклылык ул гомерлек түгел, ул даими хезмәт. Ил бүген бик җаваплы чорга аяк баса, сайлаулар алдагы алты елга үсеш векторын билгели», - диде Эдуард Яфас улы.
Чыннан да, халык сәяси вакыйгага битараф түгел. Әйтик, Түбән Суыксудагы сайлау участогында сәгать 10га барлык сайлаучыларның 30 проценттан артыгы тавыш биргән иде инде. Үзәк авылдан ерак урнашкан җирле пунктларда халыкны сайлау участогына махсус автобуслар белән алып киләләр, физик мөмкинлекләре чикле гражданнардан яки башка шундый сәбәпләр белән участокка килә алмаган кешеләр янына комиссия әгъзалары махсус күчермә урналар белән чыга.
Район территориаль комиссиясеннән алынган мәгълүматлар буенча, көндезге сәгать 11гә Тукай районында якынча 30 процент сайлаучы үз тавышын биргән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев