18 март 2018 яңалыклары
-
Россия Президентын сайлауда беренче нәтиҗәләр сәгать өчтә билгеле булачак
Сайлау комиссияләре хезмәткәрләре сайлауларда катнашучыларның гомуми санын тәгаенли һәм сайлау бюллетеньнәрен саный. Татарстанда Россия Президенты сайлауларына тавыш бирү тәмамланды. 18 мартта иртәнге 8дә ачылган сайлау участоклары кичке сәгать 20.00дә үз ишекләрен япты. Беренче нәтиҗәләр 19 мартта сәгать 3.00 билгеле булачак. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр...
-
Рөстәм Миңнеханов: Без сезнең белән киләчәгебезне сайладык!
Президент сайлауларда катнашучыларга рәхмәтләрен җиткерде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкына сайлауларда катнашуы өчен рәхмәтләрен җиткерде. "Гражданлык позициягез өчен рәхмәт сезгә", - диде ул сайлаучылар өчен оештырылган "Мин тавыш бирдем" шәһәр концерты сәхнәсеннән. "Бүген илебезнең иң әһәмиятле сайлаулары узды - без Россия Президентын сайладык. Бу бик катлаулы зур процесс, бу...
-
Экзит-пол ысулы буенча уздырылган социологик тикшеренүләрнең нәтиҗәсе билгеле булды
Экзит-пол нәтиҗәләре күрсәткәнчә, Президентлыкка кандидатлар арасында 80,9 процент тавышны Владимир Путин җыйган. Экзит-пол нәтиҗәләре күрсәткәнчә, Татарстанда узган сайлауларда Президентлыкка кандидатлар арасында 80,9 процент тавышны Владимир Путин җыйган. Бу хакта КФУның конфликтология кафедрасы мөдире, Эксперт советының җаваплы сәркатибе, сәяси фәннәр докторы Андрей Большаков хәбәр итте. КФУның конфликтология кафедрасы мөдире, Эксперт советының...
-
Үзәк сайлау комиссиясе: Путин сайлаучыларның 71,97 процент тавышын җыйган
Хәзерге вакытта сайлау комиссияләрендә протоколларның 21,33 проценты эшкәртелгән. Гамәлдәге Россия Президенты Владимир Путинга сайлаучыларның 71,97 проценты тавыш биргән. Моны Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары дәлилли. РИА Новости мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта сайлау комиссияләрендә протоколларның 21,33 проценты эшкәртелгән. Алдан Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге экзитполлары мәгълүматлары гамәлдәге Россия Президенты Владимир Путинның Россия...
-
Экзит-пол: Владимир Путин 73,9 процент тавыш белән президент сайлауда җиңде
Икенче урында - КПРФтан Павел Грудинин, өченче - ЛДПР лидеры Владимир Жириновский. Сайлау участокларында сораштыру нәтиҗәләре (экзит-пол) буенча Владимир Путин 73,9 процент тавыш җыеп, РФ Президентын сайлауда җиңде. Бу хакта INTERFAX.RU хәбәр итә. Сайлау бюллетеньнәрендә 8 кандидат иде. Экзит-пол нәтиҗәләре түбәндәгечә: КПРФ кандидаты Павел Грудинин - 11,2 процент, ЛДПР җитәкчесе...
-
Сайлауларда халык республиканың бердәмлеген күрсәтте - Анатолий Фомин
Россия һәм Татарстан Җәмәгать палатасы вәкилләре сайлаулар артыннан күзәтеп бара. Халык сайлау участокларына килеп, республиканың бердәмлеген күрсәтте. Бу хакта Татарстан Җәмәгать палатасы рәисе Анатолий Фомин хәбәр итте. Анатолий Фомин сүзләренчә, бүгенге сайлауларда Татарстан Җәмәгать палатасы тавыш бирү барышын даими күзәтә. "Сайлаулар тәмамлануга бик аз вакыт калып бара. Иң мөһим эшебез,...
-
Тукай районында сайлаулар тәмамланды, 93 процент тукайлы үз тавышын бирде
Райондагы барлык 44 тавыш бирү участогы да үз ишекләрен япты, хәзерге вакытта тавышларны санау бара Мәскәү вакыты белән төгәл сәгать 20.00дә Тукай районының барлык 44 тавыш бирү участогы ишекләрен япты. Тавыш бирү тәмамланган вакытта «Якты юл» газетасы хезмәткәрләре Мәләкәс авылында урнашкан 2651нче санлы сайлау участогында булып кайтты. Монда барлыгы 852...
-
"Казан Арена" алдындагы мәйданда тавыш бирүчеләр өчен концерт бара
"Казан Арена" алдындагы мәйданда "Мин тавыш бирдем" дип аталган шәһәр концерты башланып китте. Концертны Казан студентларының "Родина" патриотик вокаль-хореографик ансамбле "Туган як" җыры белән башлап җибәрде. Татар эстрадасына Вәсилә Фәттахова алып кергән популяр җыр татар һәм рус телләрендә яңгырады. Концертны 1нче канал журналисты Максим Шәрәфетдинов һәм актер һәм элеккеге КВНщик...
-
Тукайлылар сайлау көнендә хәтта Вьетнамнан да тавыш бирделәр
Дүрт участокта исә сайлау электрон юл белән барды Тукай районында сайлаучылар исемлегенә кертелгән 31048 кешенең сәгать кичке 5кә 23574се, ягъни 75,8 проценты үз тавышын бирде. Районнан читтә сайларга карар иткән тукайлылар да шактый булды. Мәсәлән, биш тукайлы Россия Президентын сайлау вакытында Вьетнамга ял итәргә чыкты. Алар шунда тавыш бирү өчен...
-
Район башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев беренче мәртәбә сайлау хокукына ия булган сайлаучыларны котлады
Фаил Мисбах улы Иске Абдул мәдәният йортында урнашкан 2661нче номерлы сайлау участогында булып, беренче мәртәбә сайлау хокукына ия булган сайлаучыларны котлады. Рәсемдә: Тукай районы башкарма комитет җитәкчесе Фаил Камаев балигъ булганнан соң беренче мәртәбә сайлауга килгән Таңнур Якуповка сайлауда катнашуы уңаеннан рәхмәтен белдерә.
-
Татарстан тавыш бирү күрсәткече буенча Россиянең Европа өлешендә беренче бара
Россиянең Европа өлешендәге төбәкләр арасында бүген көндезге сәгать 12гә тавыш бирүчеләр күрсәткече буенча Татарстан алда бара. Республиканың күрсәткече 38,47 процентны тәшкил итә, дип яза РИА Новости. 2012 елдагы сайлауларда Татарстанның күрсәткече шул ук сәгатькә 35,45 процент иде. Быел РФ Президенты сайлауларында шулай ук Мордовия (37,9 процент), Брянск өлкәсе (33,51 процент)...
-
Шанхай күзәтүчеләре Татарстандагы 100дән артык сайлау участогында булган
Шанхай оешмасыннан күзәтүчеләр бүген, Россия Президенты сайлаулары кысаларында, 100 дән артык сайлау участогында булган. Бу хакта Шанхай оешмасы күзәтүчеләр Миссиясе әгъзасы Серик Егизбаев хәбәр итте. Аның сүзләренчә, сайлау участокларының берсендә дә хокук бозу очраклары теркәлмәгән. Алай гына да түгел, Серик Егизбаев яшь гражданнарның актив булуын, кеше кая гына теркәлүгә карамастан,...
-
Ушу буенча дөнья чемпионы Ильяс Хөснетдинов: Сайлауларда катнашу мәҗбүри түгел, әмма мөһим
Сайлауларда катнашу гражданлык җәмгыятенең мөһим күрсәткече булып тора, ди спортчы. Ушу буенча күп тапкыр дөнья чемпионы Ильяс Хөснетдинов Казанның 135 мәктәбе спортзалына урнашкан сайлау участогында илнең киләчәге өчен тавыш бирде, дип яза "Ялкын" журналы. «Һәр кеше сайлауга барып, илебезнең киләчәге өчен тавыш бирергә тиеш, дип саныйм. Шушы гамәлең белән дусларыңа,...
-
15 сәгатькә 58 процентка якын татарстанлы Россия Президентын сайлауда тавыш биргән
Сәгать 15.00 гә булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда Россия Президенты сайлауларында республиканың 57,95 процент сайлаучысы тавышын биргән. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте. Аның сүзләренчә, республикада 2 миллион 909 мең 650 кеше сайлау хокукына ия. Шуларның 1 миллион 600 меңнән артыгы сайлау участокларында үз тавышын биргән.
-
Нидерланд вәкиле: Татарстанда сайлаулар югары дәрәҗәдә уза
Европа илләре күзәтүчеләре республиканың сайлау участокларында бүген иртәдән эшли. Татарстанда сайлаулар югары дәрәҗәдә оештырылган, ә сайлаучылар бәхетле күренә. Бу хакта халыкара миссия вәкиле, Нидерланд Корольлегеннән килгән күзәтүче Ангела Кейн белдерде. Республикада аның белән бергә Израиль һәм Германиядән күзәтүчеләр эшләвен белдерде ул. Алар барысы да иртәдән эшли башлады, хәзерге вакытка күпсанлы...