Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районында сайлаулар тәмамланды, 93 процент тукайлы үз тавышын бирде

Райондагы барлык 44 тавыш бирү участогы да үз ишекләрен япты, хәзерге вакытта тавышларны санау бара Мәскәү вакыты белән төгәл сәгать 20.00дә Тукай районының барлык 44 тавыш бирү участогы ишекләрен япты. Тавыш бирү тәмамланган вакытта «Якты юл» газетасы хезмәткәрләре Мәләкәс авылында урнашкан 2651нче санлы сайлау участогында булып кайтты. Монда барлыгы 852...

Райондагы барлык 44 тавыш бирү участогы да үз ишекләрен япты, хәзерге вакытта тавышларны санау бара

Мәскәү вакыты белән төгәл сәгать 20.00дә Тукай районының барлык 44 тавыш бирү участогы ишекләрен япты.

Тавыш бирү тәмамланган вакытта «Якты юл» газетасы хезмәткәрләре Мәләкәс авылында урнашкан 2651нче санлы сайлау участогында булып кайтты. Монда барлыгы 852 тавыш бирүче теркәлгән, шулардан 811 сайлауда үз мөнәсәбәтен белдергән, ягъни 95 процент сайлаучы тавыш биргән. Участок сайлау комиссиясе рәисе Галинур Булатов әйтүенчә, бу участокта сайлауларны оештыру буенча язмача да, телдән дә шикаятьләр килмәгән.

Гомумән, Тукай районы буенча сайлаучылар исемлегенә кертелгән 31048 кешенең 28973се, ягъни 93 проценты үз тавышын бирде. Хәзерге вакытта тавышларны санау бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев