Тукайлылар сайлау көнендә хәтта Вьетнамнан да тавыш бирделәр
Дүрт участокта исә сайлау электрон юл белән барды Тукай районында сайлаучылар исемлегенә кертелгән 31048 кешенең сәгать кичке 5кә 23574се, ягъни 75,8 проценты үз тавышын бирде. Районнан читтә сайларга карар иткән тукайлылар да шактый булды. Мәсәлән, биш тукайлы Россия Президентын сайлау вакытында Вьетнамга ял итәргә чыкты. Алар шунда тавыш бирү өчен...
Дүрт участокта исә сайлау электрон юл белән барды
Тукай районында сайлаучылар исемлегенә кертелгән 31048 кешенең сәгать кичке 5кә 23574се, ягъни 75,8 проценты үз тавышын бирде. Районнан читтә сайларга карар иткән тукайлылар да шактый булды. Мәсәлән, биш тукайлы Россия Президентын сайлау вакытында Вьетнамга ял итәргә чыкты. Алар шунда тавыш бирү өчен талоннар алганнар иде. Ике кеше Чехиядә сайларга карар иткән. Кырымда, Нижневартовск, Санкт-Петербург һәм башка шәһәрләрдә тавыш бирәм дип, талоннар рәсмиләштерүчеләр бар.
Райондагы 44 участокның 4есендә - Бәтке, Биклән авылларында, Круглое Поле һәм «Татарстан» совхозы поселокларында РФ Президентын компьютер аша гына сайладылар. Шундый ике участокта редакция хәбәрчеләре дә булып, сайлаучылар һәм комиссия әгъзалары белән аралашты. Биредә кәгазь бюллетеньнәр урынына сайлаучыларга штрих-кодлы электрон бюллетень бирәләр. Тавыш бирер алдыннан сайлаучылар тренажерларда өйрәнү узалар. «Миңа электрон юл белән тавыш бирү бик уңайлы булды. Башта бераз курыксам да, бик җайлы гына башкарып чыктым», - дип үз фикерен белдерде бухгалтер булып эшләүче, бүген декрет ялында утыручы Ирина Меновщикова. Сайлауда беренче мәртәбә катнашкан Евгений Тупиков та компьютер аша гына тавыш бирүнең уңайлы булуын билгеләп үтте. Аңа, яшь сайлаучы буларак, истәлекле бүләк тә тапшырдылар. «Гомумән, халык бүгенге вакыйгага бик позитив карый. Гражданлык бурычымны үтим дип киләләр», - диде комиссия сәркатибе Татьяна Калашникова. Көннең беренче яртысына Бәткенең электрон тавыш бирү участогында 1444 сайлаучының 646сы тавыш биргән иде инде.
Круглое Поледа мәктәп бинасында ике участок эшләде. Берсендә халык кәгазь бюллетеньнәр кулланса, икенчесендә электрон рәвештә сайладылар. Икенчесендә, 2643нче участокта, көндезге сәгать 1гә 1309 кешенең 620се үз фикерен белдергән иде инде. 2644нче участокта халык иртәдән үк актив килгән. «Башка елларга караганда Круглое Поле халкы бу юлы сизелерлек активлык күрсәтте», - дип билгеләп үтте җирлек башлыгы Эльмира Низамова.
Круглое Поледа, гомумән, мәктәпкә кергәндә үк бәйрәмчә кәеф сизелә. Ишегалдында ук үзешчәннәр тарафыннан фольклор чыгышлары оештырылган. Җыр-биюләргә сайлауга килүчеләр үзләре дә кушылып китте. Мәктәп фойесында сәүдә оештырылган. Сатучылар Зәй шәһәреннән үк килгәннәр.
Әйтергә кирәк, сату бүген берничә участокта алып барылды. Аларда, нигездә, шәхси эшмәкәр Айрат Арслановның «Ихластан» предприятиесендә әзерләнгән ризыклар тәкъдим ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев