Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районыннан Мирзаян Шәйхетдинов туксан яшьлек юбилей көнендә Россия Президенты өчен тавыш бирде

Бәтке авылыннан тыл хезмәтчәне Мирзаян Шәйхетдинов өчен РФ Президентын сайлау көне аерата истәлекле булды - 18 мартта ул үзенең 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Юбилярны котларга район башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев та килгән иде. Ул Мирзаян Асыл улына РФ Президентының котлау телеграммасын һәм район хакимиятенең истәлекле бүләген тапшырды....

Бәтке авылыннан тыл хезмәтчәне Мирзаян Шәйхетдинов өчен РФ Президентын сайлау көне аерата истәлекле булды - 18 мартта ул үзенең 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Юбилярны котларга район башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев та килгән иде. Ул Мирзаян Асыл улына РФ Президентының котлау телеграммасын һәм район хакимиятенең истәлекле бүләген тапшырды. Мирзаян ага РФ Президенты өчен тавышын да өеннән генә бирде - Бәткедәге сайлау комиссиясе әгъзалары күчмә урнаны аның йортына алып килделәр.

Мирзаян Шәйхетдинов тумышы белән Югары Суыксу авылыннан. Алты балалы гаиләдә иң өлкәне булган. Балачагы сугыш елларына туры килгән. Әтисен фронтка алганнар һәм Мирзаян йортта иң өлкән ир-егет булып, әнисенең уң кулы булып калган. Шуңа күрә җаваплылыкның да иң зуры аңа төшкән. Унбер яшен генә тутырган үсмергә колхозда да эшләргә туры килгән, атын да җиккән, басуга да чыккан. Гомумән, ул еллар балаларының барысы кебек, тормыш йөген үз иңнәренә алган.

1956 елда Мирзаян Шәйхетдинов Гөлсинә исемле кыз белән гаилә кора. Өйләнешкәч тә алар төп йортта егетнең әти-әнисе, үзеннән кечерәк биш туганы белән бергәләп яшиләр. Соңрак Югары Суыксудан Бәтке авылына күчеп, шунда эшләргә карар кылалар. Башта яшь гаиләгә бер рус әбисендә фатирда торырга туры килә. Аңлашып, матур итеп яшиләр. Ул елларны Мирзаян ага бик матур хатирәләр белән искә ала. Шунда яшәгәндә беренче балалары - кызлары Фәридә дөньяга килә. Аннары Шәйхетдиновларга бер бүлмәле фатир бирәләр, 1963 елда уллары Васил туа. Мирзаян Асыл улы гомер буе нефть чыгару системасында эшли, бригадир хезмәтен башкара. Гөлсинә исә төзелеш оешмасында эшли. Соңрак ике бүлмәле фатир алалар. Шәйхетдиновлар икесе дә гомер буе хезмәт белән яшиләр, уллары һәм кызларын да эш яратырга өйрәтеп үстерәләр. Гомер буе сарайларында мал тоталар, бакчаларында яшелчәсен, җиләк-җимешен үстерәләр. «Ике генә бала булгангадырмы, без беркайчан җитмәүчелек күрмәдек. Әти-әниебез безнең өчен барын да эшләде. Әти миңа тегү машинасына кадәр алып бирде. Шуңа күрә балачагыбыз да гел якты хатирәләр белән генә бәйле», - ди бүген үзе дә 60тан узган Фәридә ханым.

Мирзаян Шәйхетдинов бүген улы Васил һәм килене Рәйхана тәрбиясендә Яр Чаллы шәһәрендә яши. Кызганычка, хатыны Гөлсинәнең гомере кыскарак булган, ул 2005 елда дөнья куйган. Әле аннан соң да Мирзаян ага гомер иткән Бәтке авылында, үз фатирында яшәгән. Соңгы елларда балалары әтиләрен берүзен генә калдырмаска, шәһәргә алып китәргә карар иткәннәр. Ни дисәң дә, 90 яшь -уен эш түгел. Мирзаян Асыл улының бүген дүрт оныгы, дүрт оныкчыгы бар. Аерым яшәсәләр дә, алар һәрвакыт бабайларының янына килеп, хәлен белеп торалар.

Сайлау көнендә Мирзаян Шәйхетдиновны балалары махсус Бәтке авылына - гомер иткән йортына алып кайтты. Аллага шөкер, әкренләп булса да аягында йөреп тора, матур итеп сөйләшә әле Мирзаян ага. Ил, республика җитәкчеләрен сайлауда үз гомерендә дистәләгән мәртәбә катнаша. Шулай да һәрберсенә бик җитди карый, өлкәннәр мондый сайлауларны гадәттә аерата көтеп ала. Ә шундый зур сәяси вакыйганың олы юбилее белән беркөнне дә туры килү аның өчен аерата кадерле. «Мин бик бәхетле кеше. Янымда балаларым, оныкларым, оныкчыкларым. Алар кадерендә яшим. Ә бүген минем өчен икеләтә бәйрәм. Россия Президентын сайлау юбилей көнемә туры килү белән горурланам. Ил җитәкчесеннән бары тик яхшылык кына көтәм. Ышанып тавыш бирәбез икән, президент халык өчен эшләсен иде», - ди Мирзаян Асыл улы. Илләрнең һәрчак тыныч булуын, балаларының һәм оныкларының, гомумән, үзеннән соң килгән буынның иминлектә яшәвен тели ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев