18 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Районда коррупциягә каршы көрәш буенча республика эксперт төркеме комиссиясе эшләячәк
23 гыйнвардан 28енә кадәр Тукай районында коррупциягә каршы чараларны, гамәлдә булган федераль һәм республика законнарын үтәүдә коррупциягә каршы көрәш буенча муниципаль берәмлекләргә практик ярдәм күрсәтү буенча республика эксперт төркеме эшләячәк. Әлеге комиссия районда моңа кадәр 2014 елда эшләп киткән иде.
-
Җәмәгать урыннарында эчеп тәртип бозучылар кимеде
Авылларда үткәрелә торган мәдәни чараларда хокук тәртибен саклаучы район Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре шулай дип белдерә. Яңа ел ялларында, мәсәлән, узган ел 22 исерек кеше тоткарланса, быел шундый 14 очрак теркәлгән. Бу турыда хакимияттә үткән киңәшмәдә район ЭЭБ башлыгы урынбасары Азат Шәйдуллин белдерде.
-
Мусабай-Заводта Мәктәп һәм бакча төзекләндерелә, ФАП ремонт көтә
Район җитәкчелеге быел да, авыл җирлекләренә чыгып, халык белән очрашуларны башлады. Җыеннарның беренчеләре, гадәттәгечә, Бордыда һәм Мусабай-Заводта үтте. 2017 ел Россиядә экология елы дип игълан ителү кысаларында, җирлек башлыклары үз чыгышларында шушы темага ныграк тукталды. Аннары узган елга хисап бирде, хәл итәсе проблемаларга кагылды. Зал тутырып булмаса да, ике авылда...
-
Фотоконкурста катнашырга ашыгыгыз
Район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге белгечләре «Авыл яшьләренең яшәеше» дип аталган фотоконкурс игълан итүе турында хәбәр итә. Бәйгедә 14тән алып 35 яшькә кадәр җиткән, Тукай районында пропискада булган яшьләр катнаша ала. Конкурста бары тик фотографияләрне үзе төшереп җибәрүче генә катнаша (фотографиядә автор үзе сурәтләнә алмый). Иң мөһиме: бөтен...
-
Халыкны кабул итәләр
19 гыйнвар көнне Яр Чаллы шәһәре һәм Тукай районы буенча Татарстан Республикасы дәүләт техника торышына күзәтчелек бүлегендә халыкны кабул итү оештырыла. Халыкны кызыксындырган сорауларга Татарстан Республикасы дәүләт техника торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы - идарәнең баш дәүләт инженер-инспекторы Радик Зыятдинов җавап бирәчәк. Кабул итү вакыты - 9дан 12 сәгатькә кадәр. Адресы:...
-
Интернет аша иминиятләштермәсәләр – шалтырат
2017 елның 1 гыйнварыннан иминият компанияләре транспорт чарасы хуҗасының гражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү килешүен электрон юл белән рәсмиләштерү мөмкинлеге тудырырга тиеш. Электрон документ рәвешендәге килешү төзү өчен иминият компаниясе сайтында гариза тутырырга һәм банк картасы яки электрон түләү системасы, интернет-банк аша иминият премиясен түләргә кирәк. Гаризаны билгеләнгән тәртиптә тутырып җибәргәннән...