Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мусабай-Заводта Мәктәп һәм бакча төзекләндерелә, ФАП ремонт көтә

Район җитәкчелеге быел да, авыл җирлекләренә чыгып, халык белән очрашуларны башлады. Җыеннарның беренчеләре, гадәттәгечә, Бордыда һәм Мусабай-Заводта үтте. 2017 ел Россиядә экология елы дип игълан ителү кысаларында, җирлек башлыклары үз чыгышларында шушы темага ныграк тукталды. Аннары узган елга хисап бирде, хәл итәсе проблемаларга кагылды. Зал тутырып булмаса да, ике авылда...

Район башлыгы Васил Хаҗиев та әйләнә-тирәбезне саклауга, шуның белән бәйле рәвештә тәрбия мәсьәләләренә кагылды. Җирлекләр буенча аерым алганда, бүген тормыш итәр өчен һәрберсендә шартлар тудырылуын билгеләп үтте. Аларны арттыру буенча һәркайсында нинди дә булса эш алып барылуын, әлбәттә, хәл итәсе мәсьәләләрнең дә әле күп булуын әйтте, халыктан кергән аерым сорауларга җавап бирде.

Борды авылы һәр елны җыенга килүчеләрне мәдәният йортының фойесында оештырылган кул эшләре күргәзмәсе белән, эшмәкәрләрнең сатуга куелган товарлары белән каршы ала. Быел да халык Касакинның сөт продуктларын, Әшрәфуллинның бәрәңгесен алды.

Пенсия фонды, җир һәм милек палатасы, социаль яклау, үзәк больница вәкилләре җыен башланганчы халыкны кабул итте. Белеп бетермәгәннәрме, күреп өлгермәгәннәрме, сораулары булмаганмы - Бордыда белгечләргә бер генә кеше мөрәҗәгать итте. Бордыбашта яшәүче II төркем инвалид Гыйльметдин Мөхәммәтшин яшь буенча пенсиягә чыкканда документларны яңартырга кирәкме икәнлеген сорады. Инвалидлык сроксыз булганда пенсия фонды бүлегенә килеп йөрисе түгел, документлар автомат рәвештә яңара дип аңлаттылар аңа.

Бүген җирлектә 335 хуҗалык исәпләнә, 885 кеше яши. Аларның 221е пенсионерлар, мәктәптә 66 бала укый, балалар бакчасына 19 бала йөри. Хисап елында 9 яшь пар гаилә корган, 18 сабый дөньяга килгән.

«Экология елы белән бәйле рәвештә, без авыл җирлегендә быел тәрбия елы игълан иттек, - дип белдерде җирлек башлыгы Роза Әбделмәнова. - Мәктәп, балалар бакчасы, гаиләләр белән бу максатта ныклы эш алып барырга ниятлибез, -диде ул. Тәрбиянең асыл үрнәге итеп бер йортта берничә буын дус, тату булып яшәүче гаиләләрне мисалга китерде. Аларга истәлекле бүләкләр дә тапшырды.

Һәр авыл өчен хас проблема - мал тотучыларның кимүен билгеләп үтте җирлек башлыгы. Шәхси хуҗалыклардагы савым сыерлар саны инде 38гә генә калган. Ә кош-корт үстерү белән шөгыльләнүчеләр шактый икән биредә. Узган ел эшмәкәрләр 400әр баш каз, 100әр күркә үстереп сатканнар.

Башкарылган эшләргә килгәндә, аларның иң эреләреннән юллар ремонтлау, урамнарны яктырту, электр линияләрен СИПка алыштыруны төгәлләүне атады Роза Николаевна.

Киләсе елга Бордыда күләмле эш - мәдәният йортын ремонтлау көтелә. Ул республика программасы кысаларында башкарылачак. Подрядчы оешма бинага шушы көннәрдә керәчәк.

Мусабай-Завод җыенында белгечләргә берничә кеше мөрәҗәгать итте. Пенсия фонды бүлегеннән лаеклы ялга чыкканда нинди документлар җыю, тупланмалы өлешне ничек кайтару, аңа кемнәр хокуклы булуы турында кызыксындылар. Социаль яклау бүлегеннән ишетү аппаратлары белән тәэмин итү, ТКХ хезмәтләре өчен субсидия рәсмиләштерү тәртипләрен белештеләр. Җыен барышында бер ханым пенсия фондына шалтыратып булмавы, автомат җавап бирүнең күп вакытны алуыннан зарланды, бу эшне җайга салуны сорады.

Мусабай-Завод - Бордыга караганда бераз эрерәк авыл җирлеге. Монда бүген өч авылга 428 хуҗалык бар, 897 кеше яши. Җирлектә 2016 елда 17 бала туган. Мәктәптә 65 бала укый, бакчада 26 сабый тәрбияләнә. Җирлек башлыгы Фәридә Әгъләҗеваның әйтүенчә, бакчада урыннар җитмәү проблемасы бар. Быел 3 бала беренче сыйныфка китәчәк, алар урынына килүчеләр саны 12. Ә бакчаның 27дән артык баланы сыйдыру мөмкинлеге юк. Сөенечле факт - бер түбә астына урнашкан мәктәп һәм бакча биналарына күптән түгел капиталь ремонт ясала башлаган. Ә менә фельдшер-акушерлык пунктының түбәсеннән су үтә. Бу - көн кадагындагы хәл итәсе мәсьәлә, диде җирлек башлыгы. Шулай ук ул Ташкичү авылы эчендәге буаның бүген авария хәлендә булуын, аны ремонтларга җирлекнең генә көче җитмәвен, ярдәм кирәклеген әйтеп үтте.

Халык белән очрашу кичә Комсомолец поселогында дәвам итте. Бу атна барышында Күзкәйдә, Калмиядә, Иске Абдул һәм Сәмәкәйдә җыеннар узар дип планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев