17 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Редакция хезмәткәре Рәхмәт хаты белән бүләкләнде
Редакция хезмәткәре Гөлназ Таипова ТР Эчке эшләр министрлыгы Ветераннар советының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. "Эчке эшләр органнары эшчәнлеге турындагы һәм Совет милициясенең 100 еллыгына багышланган материаллар әзерләүдәге иҗадилык һәм һөнәри осталык өчен", - дип язылган Ветераннар Советы рәисе Е. Н. Гатцук имзалаган Рәхмәт хатында. Хезмәттәшебезне әлеге уңышы белән ихластан котлыйбыз!
-
Һәлакәтләрдә ай саен бер кеше үлгән
БМО Генераль Ассамблеясы тәкъдиме белән ноябрьнең өченче якшәмбесе һәр елны юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Дөнья күләмендә караганда, юлда көн саен уртача 3 мең кеше (елына 1,3 миллионга якын) үлә һәм 100 меңгә якын кеше (елына 50 миллион) тән җәрәхәтләре ала. Тукай районында быел ун айда...
-
Күпмилләтле республика тарихын белүләре кнәзлеләрдә горурлык уятты
Кнәз авылы җирлегендә бик күп төрле милләт вәкилләре яши. Һәрберсенең үз традицияләре, йолалары. Шулай ук уртак бәйрәмнәр дә бар. Нәкъ шундыйлары халыкны берләштерә, дуслаштыра да инде. Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көннәре уңаеннан Кнәз авылында мәдәни һәм тәрбияви чаралар узды.
-
Әниләргә мәдхия – Яңа Мусабайдан Рүзилә әнисе Санияне тәбрик итә
Табигатьнең иң матур бер почмагында - Тукай районы Яңа Мусабай авылында 1941 нче елның 10 нче декаберендә Хөснулла һәм Фәрхидоха гаиләсендә 7 нче бала булып бер кыз дөньяга килә. Бу сабыйга Сания дип исем кушалар. Кадерле әнкәебез, сине әниләр көне белән котлыйбыз. Сиңа озын гомер, тазалык, җан тынычлыгы телибез. Озак...
-
Теләнче Тамак авылында комсомол туган көнен бәйрәм иттеләр
Теләнче Тамак авылы китапханәсендә «Комсомол - сүнмәс маяк!» дип исемләнгән чара узды. Ул комсомолның туган көне уңаеннан үткәрелде. Тарихи чыганакларга таянып, комсомолның каян барлыкка килүе, аның тормышы турында кунакларга Фәния Мөхәммәдиева җиткерде.
-
БӘХЕТСЕЗ МӘХӘББӘТ ҖЫРЧЫСЫ АЗАТ АБИТОВНЫҢ СӨЙГӘН КЫЗЫ БАРЛЫККА КИЛГӘН?
14 нче ноябрь көнне Филармония концертлар залында Р. Ваһапов фестивале лауреаты Азат Абитовның концерты булып узды. Залда урын калдырмаслык килгән тамашачыны җыя алган җырчы егет беренче адымын уңышлы ясады дисәм ялгыш булмас. Рифат Фәттахов: "Музыкаль белемсез җиңүче булган беренче җырчы" Иң беренче чиратта кызык өлешләрнең берсе - "сәхнә арты"на тукталып...
-
Полиция майоры Илназ Байдуганов: «Һәрбер күрсәткечебез – уртак хезмәт нәтиҗәсе»
1923 елның 17 ноябрендә РСФСР халык комиссариаты Эчке эшләре тарафыннан участок милициясе өчен күрсәтмә раслана. Бу хокукый акт участок милициясе институтына нигез сала. 2002 елдан башлап, Россиянең Эчке эшләр министрлыгы карары нигезендә, 17 ноябрь участок вәкаләтлеләренең һөнәри бәйрәмнәре булып билгеләп үтелә. РФ Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча полиция участок...
-
Үзара салым: үз урамыңнан җыелган акча – үзеңә
19 ноябрьдә, якшәмбе көнне, тукайлылар үзара салым җыюга карата үз фикерләрен белдерәчәк - Кече Шилнәдән кала, 22 авыл җирлегендә референдум узачак. Авыл җирлекләрендә быел бер кешегә билгеләнгән салым суммасы узган елдан аерылмый - 200дән 300 сумга кадәр. Әлеге чара җирлекләрдә инде берничә ел рәттән уздырыла. Халыкта төрле фикерләр бар: кемдер...
-
Концертка рәхим итегез
18 ноябрь 11 сәгатьтә «Энергетик» мәдәният сараенда елдагыча Чаллы шәһәре сукырлар оешмасы үзләренең талантлары белән «Күңел күзе күрсә - дөнья матур» дигән концерт программасын күрсәтә. Керү ирекле. Белешмәләр өчен телефоннар: 70-16-50, 70-16-24. 6+
-
Тогаевода су басымы көчәйде
Шилнәбаш авыл җирлегенең Тогаево авылында су башнясына басымны арттыра торган бак куелды. Авылда бүген 53 йорт хуҗалыгы исәпләнә. Тогаевода яшәүчеләр моңа кадәр суның басымы җитмәүдән шактый иза чикте. Скважинага бакны Риф Миңнекәев җитәкчелегендәге «Татарстан коммуналь челтәрләре» предприятиесе хезмәткәрләре урнаштырды. Барлык эшләр 200 мең сумга төште, финанслау авыл җирлеге бюджетыннан башкарылды.
-
17 ноябрьгә Тукай районында һава торышы
Бүген, 17 ноябрь көнне, Тукай районына болытлы һава. Көн дәвамында шулай сакланыр. Төнлә кар яуган иде, иртәнгә ул вак яңгырга алышынды. Көндез исә явым-төшем көтелми. Һава температурасы көндез +1 градус, төнлә -1 градус. Җил секундына 5 метрга кадәр.