Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күпмилләтле республика тарихын белүләре кнәзлеләрдә горурлык уятты

Кнәз авылы җирлегендә бик күп төрле милләт вәкилләре яши. Һәрберсенең үз традицияләре, йолалары. Шулай ук уртак бәйрәмнәр дә бар. Нәкъ шундыйлары халыкны берләштерә, дуслаштыра да инде. Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көннәре уңаеннан Кнәз авылында мәдәни һәм тәрбияви чаралар узды.

«Без төрле, ләкин без бердәм» дип аталган тематик чарада төрле милләт балалары катнашты. Бер-берләренең тарихи үткәнен, милли байлыкларын, үзенчәлекләрен белеп, өйрәнеп үскән яшь буын киләчәктә дә толерантлык сыйфатының дус яшәүдә мөһим икәнен беләчәк. Бәйрәмдә татар, башкорт, керәшен, таҗик, рус, украин, үзбәк, удмурт, кореялеләр катнашты. Аларның һәрберсе үзләренең милли костюмнарыннан киенеп, милли ризыкларын алып килде, милли йолаларын тәкъдим итте. Иҗади номерлар күрсәттеләр, үз туган телләрендә шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Шулай ук бергә рус халык уеннары уйнап, татар, удмурт, таҗик биюләрен биеп күңел ачтылар. Татарлар баллы чәкчәк, гөбәдия пешереп алып килде, руслар кунакларны ипи-тоз белән каршы алды, үзбәкләр пылау белән сыйлады, керәшеннәр кыстыбый белән килде, башкортлардан - бишбармак, кореялеләр үзләренең кишер салатын, башка милләтләр дә үзләренә хас ризыклар белән бер-берсен сыйлады.

Конституциянең 25 еллыгына махсус чара да үтте. Кнәз авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре «Волонтер» берләшмәсе әгъзалары белән берлектә «Татарстан» совхозы поселогының үзәк мәйданында «Триколор» акциясе уздырды. Балалар поселок халкына Татарстан җөмһүрияте гимны язылган флаерлар, республика байрагы төсләрендәге тасмалар таратты. Татарстанлыларның республика тарихын белүләре акцияне уздыручыларда зур горурлык хисе уятты, дип яза безгә Кнәз авылының мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.

Тамара Тузеева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев