Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Теләнче Тамак авылында комсомол туган көнен бәйрәм иттеләр

Теләнче Тамак авылы китапханәсендә «Комсомол - сүнмәс маяк!» дип исемләнгән чара узды. Ул комсомолның туган көне уңаеннан үткәрелде. Тарихи чыганакларга таянып, комсомолның каян барлыкка килүе, аның тормышы турында кунакларга Фәния Мөхәммәдиева җиткерде.

Бирегә килгән авылдашлар - комсомол тормышында кайнаган кешеләр. Алар үзләренең хатирәләрен яңартып, бик кызыклы әңгәмә алып бардылар.

Манзума Шәймәрдәнова:

«Комсомол яшьләрнең концертларын еш оештырырга туры килде. Барысы да тәртипкә, матурлыкка омтылалар иде. Ул чакларны бик сагынып искә алам».

Назыйф Арсланов:

«Комсомол - тәрбияви яктан бик югары дәрәҗәдә уйланган оешма булган. Студент чагымда оештыру эшләрендә нык катнаштым».

Ләйлә Галимуллина:

«Комсомолга керү тарихым истә нык калган. Чөнки комсомолга керер өчен комиссия үтәргә Сарманга барганда, автобус авариягә очрады. Бармакларым яраланды. Тик шулай да комсомолга кереп кайттым!».

Камил Сабиров:

«Армиягә баргач, комсомолның нинди мөһим урында торганын аңладым: комсомолга кермәгән егетләргә чит итеп карыйлар иде. Шуңа күрә комсомол булу - яшь кеше өчен зур горурлык иде».

Ринат Габдрахманов:

«Миңа армиядән кайткач, комсомол секретаре булырга тәкъдим иттеләр. Риза булдым. Җәмгыятьтә тәртип булдыру - комсомолның төп бурычы иде. Шуны тиешле дәрәҗәдә оештырырга тырыштык».

Сөйләшүләр вакытында шунысы ачыкланды: комсомоллар сафына барлык яшьләр дә басарга теләгән. Кайберәүләр әле дә комсомол билетын саклый икән!

Гомумән алганда, барысы да комсомолның кем икәнен, җәмгыятьтә зур урын алганын ассызыкладылар, хәзерге яшьләргә бу оешма үрнәк булып тора, диделәр.

Кичә комсомоллар турында, ул еллардагы ретро-җырлар белән үрелеп барды.

Рәмилә Сәгъдиева,
Теләнче Тамак авылының китапханә мөдире.

Автор фотосы.

Р.S. Шушы көннәрдә генә булып үткән Бөек Октябрь революциясен искә алу көне турында газетабызның даими хәбәрчесе - Калмия авылының мәдәният йорты директоры Ләйсирә Сәхибҗанова язып җибәрде. Газета укучыларына ул авылдашы Нәҗибә апа Сәхипгәрәева фикерләрен җиткерде.
- 7 ноябрь 1917 елда - Бөек Октябрь революциясеннән җиңү көне була. Аны элекке Советлар Союзы елларында бик зурлап уздыралар иде. Без октябрятлар, пионерлар укытучы абый-апалар белән кызыл галстуклар бәйләп, кечкенә әләмнәр тотып демонстрациягә чыга идек. Ул барлык шәһәр-авылларда һәр ел саен мәҗбүри үткәрелә иде. Һәм үсеп җитеп, сыер савучы булып эшләгәндә дә, колхоз җитәкчеләре безне парадка алып чыгалар иде. Без: «Коммунистлар партиясенә дан!», «Алга, коммунизм җиңүенә!» ,- дип кычкырып йөри идек. Ә хәзерге балалар бу турыда бернәрсә дә белмиләр шул... Колхоз азык-төлек биреп, аш-су кичәләре үткәрелә иде. Кешеләр бер-берсен кунакка чакырып, бәйрәм иттеләр. Ул вакытларны сагынып искә алырга гына калды. Мәдәният йортында көне буе концерт, бию кичләре гөрләп торды - бик олы, күнелле бәйрәм була иде ул. Хәзер һәр өйдә Интернет, телевизорлар кешене үз өенә бикләде, безнең буын кешеләре олыгаеп бара, бәйрәмнәр дә башкачарак үтә шул, - дип фикерләре белән уртаклашкан Нәҗибә апа Сәхипгәрәева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев