Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Канун һәм хокук тәртибе

Полиция майоры Илназ Байдуганов: «Һәрбер күрсәткечебез – уртак хезмәт нәтиҗәсе»

1923 елның 17 ноябрендә РСФСР халык комиссариаты Эчке эшләре тарафыннан участок милициясе өчен күрсәтмә раслана. Бу хокукый акт участок милициясе институтына нигез сала. 2002 елдан башлап, Россиянең Эчке эшләр министрлыгы карары нигезендә, 17 ноябрь участок вәкаләтлеләренең һөнәри бәйрәмнәре булып билгеләп үтелә. РФ Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча полиция участок...

- Бүген бүлектә 22 хезмәткәр эшли. Һөнәри бәйрәмебезне яхшы күрсәткечләр белән каршы алабыз, - дип сөйли Илназ Байдуганов. - 2017 елның башыннан бүгенге көнгә кадәр безнең хезмәткәрләребез тарафыннан 168 җинаять ачылды. Район ЮХИДИ инспекторлары белән берлектә оештырылган рейдлар нәтиҗәсендә 2216, җәмәгать тәртибен саклау юнәлешендә 2069 административ беркетмә төзелде. Былтыргы саннар белән чагыштырыйк: 2016 елның 10 ае дәвамында 209 җинаять ачылган, юл кагыйдәләрен үтәмәгәнгә 2397, җәмәгать тәртибен бозган өчен 2072 административ беркетмә төзелгән. Күргәнегезчә, җинаятьләр саны кимегән. Бу даими рәвештә профилактик чаралар оештыру белән дә бәйле, - дип билгеләп үтте Илназ Наил улы. - Районыбызда, бигрәк тә Чаллыга якын булган авылларда, соңгы елларны яңа йортлар салына. Еш кына кирәкле эш коралларын төзелеш урынында калдыралар. Җинаятьчеләр карап кына тора: кыйммәтле инструментларны электереп китәләр. Караклыкка юл куймау максаты белән без яңа йортлар төзелгән урыннарга, бакча оешмаларына рейдлар оештырабыз, аңлату эшләрен алып барабыз. Моннан тыш, авыл халкы белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Социаль мошенниклык турында күпме сөйлиләр, язалар, барыбер кешеләр алдана. Мәсәлән, быел бер райондашыбызга шалтыратып, улың юл һәлакәтенә эләкте дип, акча сорап алганнар, икенче берәүне сез приз оттыгыз, банк картагызның номерын әйтегез, акча күчерәбез, дип алдаганнар. Участок вәкаләтлеләре йорт саен йөриләр, кешеләр белән сөйләшәләр, сак булырга кирәклеген аңлаталар. Үзем дә форсаттан файдаланып шуны әйтәсем килә: ят кешеләрне өйгә кертмәгез, телефоннан шәхси мәгълүматны, банк карталарындагы саннарны беркемгә дә әйтмәгез, - дип кисәтә Илназ Байдуганов.

2016 елның нәтиҗәләре буенча Тукай район полиция участок вәкаләтлеләре бүлеге республиканың икенче категорияле районнары арасында иң яхшы подразделение дип танылган.

- Әлбәттә, югары күрсәткечләргә ирешү - һәрберебезнең хезмәт нәтиҗәсе, - дип ассызыклый Илназ Байдуганов. - Безнең коллектив бик дус, тырыш. Минем урынбасарым, полиция майоры Айрат Мөбарәкшин үз эшен җиренә җиткереп башкара. Участок вәкаләтлеләре барысы да намус белән хезмәт итә, бирелеп эшлиләр. Яхшылар арасында иң яхшылары: Кнәз авыл җирлегеннән өлкән участок вәкаләтлесе, полиция майоры Илнур Сәлмәнов, Шилнәбаштан өлкән участок вәкаләтлесе, полиция капитаны Айрат Шаябтдинов, Бәткедән өлкән участок вәкаләтлесе, полиция майоры Наил Янбулатов, Мусабай-Заводтан өлкән участок вәкаләтлесе, полициянең өлкән лейтенанты Рәмис Ишмакаев, Кече Шилнәдән участок вәкаләтлесе, полиция капитаны Нур Габдуллин, Бикләннән өлкән участок вәкаләтлесе, полиция майоры Рафаэль Закиров һәм башкалар. Күптән түгел генә безгә эшкә урнашкан хезмәткәрләребезга карата игътибарлы булырга тырышабыз, катлаулы сорауларны бергәләп хәл итәбез. Әлегә ике стажировка үтүчебез бар. Ветераннарыбыз Ринат Фәрдиев, Рафаэль Хуҗиәхмәтов, Азат Габдуллин, Тәлгать Закиров, Елена Березина, Артур Гебель, Рафид Исламов, Фәнис Низамов, Фәрит Сәгыйров, Владимир Кунаев, Әгъзәм Таһиров һәм башкалар белән аралашып торабыз, алар үзләренең бай тәҗрибәләре белән уртаклашалар. Район Эчке эшләр бүлеге башлыгы, полиция подполковнигы Марат Ваһаповка да рәхмәтемне җиткерәсем килә. Бүгенгә безнең бүлек материаль-техник яктан тулысынча тәэмин ителгән, эшләү өчен уңайлы шартлар тудырылган. Авыл җирлекләре башлыкларына да рәхмәт, без тыгыз элемтәдә эшлибез, бер-беребезгә булышабыз. Барлык хезмәткәрләрне, хөрмәтле ветераннарыбызны һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм! Алдагы көндә ныклы сәламәтлек, туганнарының, хезмәттәшләренең ярдәмен тоеп, аңлашып, яхшылыкка ышанып яшәүләрен телим, -диде Илназ Байдуганов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев