Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Һәлакәтләрдә ай саен бер кеше үлгән

БМО Генераль Ассамблеясы тәкъдиме белән ноябрьнең өченче якшәмбесе һәр елны юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Дөнья күләмендә караганда, юлда көн саен уртача 3 мең кеше (елына 1,3 миллионга якын) үлә һәм 100 меңгә якын кеше (елына 50 миллион) тән җәрәхәтләре ала. Тукай районында быел ун айда...

БМО Генераль Ассамблеясы тәкъдиме белән ноябрьнең өченче якшәмбесе һәр елны юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Дөнья күләмендә караганда, юлда көн саен уртача 3 мең кеше (елына 1,3 миллионга якын) үлә һәм 100 меңгә якын кеше (елына 50 миллион) тән җәрәхәтләре ала. Тукай районында быел ун айда кеше үлеме һәм сәламәтлеге белән бәйле 99 һәлакәт теркәлде, аларда 11 кешенең гомере өзелде, 145 кеше җәрәхәтләнде. Узган ел исә бу чорга 90 авария теркәлеп, үлүчеләр саны 16, сәламәтлегенә зыян алучылар 124 булды, дип хәбәр итәләр район буенча ЮХИДИ бүлегеннән.

Юл-транспорт һәлакәтләре 15-25 яшьлек ир-атлар һәм хатын-кызларның үлемендә беренче сәбәп буларак билгеләнә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы фаразлары буенча, 2020 елга юл һәлакәтләре, йөрәк-кан тамырлары һәм ямаш шеш авыруларыннан соң, үлемнәрнең өченче сәбәбе булырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев