17 август 2022 яңалыклары
-
54 чиләк җир җиләге!
Калмия мәдәният йортында күп еллар «Варенье-Шоу» бәйрәме үза. Җиләк-җимешләрне җыеп, тәмле тәмле кайнатмалар, компотлар ясагач, шул кайнатмаларны алып килеп, рецептлары белән бүлешеп, кайнар коймак белән чәй эчә торган бәйрәм кичәсе ул. Бик күңелле булды, рәхәтләнеп биедек, уйнадык, җырладык.
-
Бер әчмуха чәй
Санияттәй җиз самоварын күтәреп инешкә төшеп бара. Исәбе – ачы катыкка елга комын кушып, самоварын чистарту, ялтырату. Самовар, җиз ләгәннәрне нәкъ менә ачы катыкка елга комын кушып юкә мунчала белән чистарту килешә, күрәсең, ата-бабадан калган бу ысул – иң яхшысы.
-
Идарәне югалтканнар
12 август көнне иртәнге 7 сәгать 50 минутта, «Чаллы – Сарман» юлының 19нчы километрында «ГАЗ-310290» автомобиленең 1951елгы йөртүчесе Сарманнан шәһәргә таба юл ала. РФнең юл йөрү кагыйдәләренең 9.1, 10.1 пунктларын бозып, машина йөртүче тизлекне арттырып, автомобиль белән идарәне югалта һәм кюветка төшеп әйләнә. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә машина йөртүче күкрәк читлеген имгәтеп, Чаллы шәһәренең кичектергесез ярдәм күрсәтү учреждениесенә юнәлдерелә.
-
Полиция белән зарядка
Тукай районы буенча эчке эшләр бүлеге «Балкыш» лагеренда балалар белән күмәк физик күнегүләр үткәрде.
-
Инглиз телчеләре тәҗрибә уртаклашты
Круглое Поле поселогы базасында инглиз теле укытучыларының «Инглиз теле дәресләрендә цифрлы белем бирү ресурсларын эффектив куллану» темасына секция утырышы узды.
-
Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты 2022 елгы җирәбә үткәрү турында хәбәр итә
17 август көнне 14.00 сәгатьтә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетында 2022 – 2023 елгы ау чорында һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык биләмәләрендә кыргый тояклы хайваннарны аулауга рөхсәтләр бүлү уздырылачак.