Якты юл

Тукай районы

Рус Тат
Татарча рубрикалар

Бер әчмуха чәй

Санияттәй җиз самоварын күтәреп инешкә төшеп бара. Исәбе – ачы катыкка елга комын кушып, самоварын чистарту, ялтырату. Самовар, җиз ләгәннәрне нәкъ менә ачы катыкка елга комын кушып юкә мунчала белән чистарту килешә, күрәсең, ата-бабадан калган бу ысул – иң яхшысы.  

Баш бармагы белән «биш тиен» ясап – махсус бизәкләр сырлаган җиз самовары кояш нурында алтынсыман булып ялтырый. Матур!

Алма бакчасындагы умарталыкта сары, зәңгәрсу төсләргә буялган дистәләгән умарта ояларында, тирә-ягында эш кайный. Сөйкемле, эшчән нечкәбилләрнең – һәммәсенең үз вазыйфасы бар. Һәрберсе үз хезмәтен төгәл белә, эшен камил рәвештә үти. Әнә, оя сакчылары – солдат «егетләр»нең сизгер мыеклары һәр нәрсәне бик тиз тоеп ала – алар һәрчак уяу. Чит-ятлар, сорыкортлар ояга керә күрмәсен! Йорт эчендә – ана корт. Ул – иң кадерлесе. Кәрәзле «бишек»тә – бәбиләр – булачак бал кортлары бал эчендә тирбәлә. Бәллү-бишек тә, аның әйләнә-тирәсе дә – чиста, пөхтә. Гомумән, умарталыкта эш яхшы оештырылган, дисциплина нык куелган! Җыештыручы бал кортларының «борыны» үтә сизгер. Бары тик хушлыкны гына яраткан эшчән бал кортлары  стерильләштерү буенча махсус курслар үткән диярсең. Санияттәй үзе дә уңганлык, пөхтәлек ягыннан алардан калышмый. Идән-сәкесе, өй бүрәнәсе – сары гәрәбәдәй, юкә мунчала белән ышкып юылган. Кабартып өелгән ястык-мендәрләре – шикәрдәй ак, табак-савыты – көлеп тора.

Җиз самовар кара көзләр кергәнче алма бакчасындагы өстәлдә үз вазыйфасын үти. Аннары өйгә кертәләр аны. Ак майларда – алмагачлар күкрәп чәчәк атканда кабат чәйханәгә – бакчага чыгып утыра.

Инештә юкә мунчала белән «юынып» чистарынып кайткан җиз самовар үзенең хаклы урынын алды – алма бакчасында өстәлгә «кунаклады». Сания таш чәйнеккә бер әчмуха һинд чәе, хуш исле үләннәр салды. Тирә-якка әчкелтем-татлы ис таралды. «Хуш ис белән дәвалау терапиясе»нең иң югары дәрәҗәсе шушы буладыр – тирә-юньгә төрле алмагачларда кызарып-алланып һәм алтынсу-сары төсләргә кереп өлгергән алма, яңа гына пешкән затлы чәй, кәрәзле бал исе килеп кушылды. Бу хушлыкка бал кортларының күңелле гөжләве, урман-кырлар, болын-тугайларга нектар эзләп очулары –  эшлекле атмосфера тудырулары яшәүнең ямен арттыра иде.

...Күңел тынычлыгы, җан рәхәтлеге бирә торган шундый мәлләрнең һәр мизгеле Санияттәйнең хәтер сандыгында, аның да иң өстәге киштәсендә саклана.

Сугыштан соңгы кытлык елларда ахирәтенә чәйне бер әчмуха итеп тә, өч бармакка чеметеп биргән чаклары да булды. Вакыты шундый иде. Аннары, әкренләп тормыш тернәкләнә башлады. Ураза һәм Корбан гаетләрендә күршесенә бәйрәм күчтәнәче итеп кабы белән «филле чәй» бирүне гадәт иткән иде Санияттәй. Кибеттә күбесенчә такта чәй, сирәк кенә – кунак-төшем булганда гына сала торган – кечкенә капка тутырылган грузин чәеннән башканы күрмәгән сала халкы өчен «һинд чәе» бик тансык сый иде ул елларда. Санияттәйнең нефтьчеләр каласында яшәүче кызы Фәгыйләнең улы Илдан Мәскәүдә – университетта укыды. Улы янына – башкалага баргач тартмасы белән алып кайткан һинд чәе, лимон-әфлисуннан туган-тумача, күршеләргә өлеш чыгара иде кызы. Нурлыиман авылы өлкәннәре, ул елларда, хәтта ки, кала кибетләрендә дә сирәк күренә торган лимон-әфлисун тәмен әле булса искә алалар.

Бер әчмуха чәй, бер ашлык тоз, чирек ипекәй, иләк-чиләк, чүлмәк... Ахирәте йомышка аңа керми кемгә керсен? Бар иде замана, бары – бергә, югы уртак булды. Ахирәте белән кара-каршы утырып эчкән чәйләрнең тәме үзгә иде. Хикмәт һинд чәендә, бал-майда идеме? Күрше хакын хаклауда, юмартлыктамы? Әйе, боларда һәм шуңа өстәп, Аллаһ биргән нигъмәтләргә шөкер итүдә, барына канәгать булуда һәм хәзинәдә булганны башкалар белән бүлешә белүдә. Нык олыгайган, ак батист яулыгын башыннан бары тик тәһарәтләнгәндә, юынганда гына сала торган ак әбинең төшләренә керә ул күңелле манзара. Ахирәте аның бакыйга күчте, Санияттәйне «онытып бетерми» – төшенә кергәли. Шунысы гаҗәп, берничә тапкыр бер үк эчтәлектәге төш керә Санияттәйгә – ахирәте аңа бер әчмуха чәй бирә. Ә ул чәй, бер әчмуха түгел, Өхед тавы сыман булып күбәя, күбәя...

Автор искәрмәсе. Әчмуха – кадакның сигездән бер өлеше, ягъни 50 грамм.

Өхед тавы – Согуд Гарәбстанындагы нурлы Мәдинә шәһәренең төньягында урнашкан. Данлы-шанлы тарихи вакыйгаларның шаһиты.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев