Инглиз телчеләре тәҗрибә уртаклашты
Круглое Поле поселогы базасында инглиз теле укытучыларының «Инглиз теле дәресләрендә цифрлы белем бирү ресурсларын эффектив куллану» темасына секция утырышы узды.
Аның кысаларында яңартылган ФГОС системасы буенча укыту, бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләрен анализлау үтте. Шулай ук утырышка килгән телчеләр дәрестән тыш эш белән шөгыльләнүче укытучыларның эш тәҗрибәсе белән дә таныша алды.
/ Фото район үзәкләштерелгән китапханәләр челтәреннән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев