Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Татарча рубрикалар

54 чиләк җир җиләге!

Калмия мәдәният йортында күп еллар «Варенье-Шоу» бәйрәме үза. Җиләк-җимешләрне җыеп, тәмле тәмле кайнатмалар, компотлар ясагач, шул кайнатмаларны алып килеп, рецептлары белән бүлешеп, кайнар коймак белән чәй эчә торган бәйрәм кичәсе ул. Бик күңелле булды, рәхәтләнеп биедек, уйнадык, җырладык.


Быел җир җиләге бик күп булды, Аллага шөкер. Кемнең җыясы килә –рәхәтләнеп җыйды! Кем күпме җир җиләге җыйган – шуны белешеп, җинүчеләрне бүләкләдек бу бәйрәм кичендә. Менә алар: беренче урында – 54әр биш литрлы чиләк җиләк җыйган апалы-сеңелле Әнисә апа Хаҗиева һәм Мәймүнә апа Гыйльфанова. Алар гомер буе тырышып, иртәнге йокыларын йокламыйча, колхозда сыер сауган апалар, үрнәк ханымнар. Икенче урында – 40 чиләк җир җиләге җыйган Фәнисә Ямалиева. Өченче урынга җырлы-моңлы гаилә чыкты: Мәүсилә апа Әхмәтнурова 18 чиләк җиләк җыйган. Дүртенче урынга бар яктан да уңган-булган, республикабызның рәссамнар берлеге әгьзасы, 10нан артык чиләк җиләк җыйган Хәния апа Гәрәева лаек булды. Сәламәтлек белән, куанып ашарга язсын.
Уңган-булганнар бик күп безнең авылда, барысы да күпме җиләк җыйганнарын миңа хәбәр итеп бетермәде. Тәмле-тәмле кайнатмалар алып, бәйрәмебезне бизәп килгән барлык катнашучыларга зүр рәхмәт!
Ләйсирә Сәхибҗанова, Калмия авылының клуб мөдире.

/ Фото автор тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев