17 август 2016 яңалыклары
-
Китапта язылганны гына өйрәтмәде ул, авырлыкларга бирешмичә, ярдәмләшеп яшәргә өндәде
Беренче сентябрь - Белем көне. Әле дә хәтеремдә чәчемә ап-ак тасма тагып, очына-очына биеп йөргәнем. Иң беренче булып килим дип, ашыга-ашыга мәктәпкә баруым, тәүге тапкыр сыйныф тупсасын сак кына атлап керүем, беренче укытучым Рузалия Флүр кызы Хәйруллинаның дәү куллары белән чәчемнән сыйпаганы, аркамнан сөйгәне - барысы да хәтеремә тирән уелганнар.
-
«Кама» агрофирмасында эшләүче яшьләр тәҗрибәле механизаторлардан бер дә калышмыйлар
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 16 августка алынган мәгълүматларга караганда, районда бөртекле культураларны урып-җыю 83 процентка башкарылган. 35 мең гектар суктырылган җирдән 129 мең тоннага якын ашлык җыеп алынган. Гектардан уртача уңыш - 32,5 центнер. Бүгенге көндә район хуҗалыклары язгы бодай басуында эшли, алга таба 1154 гектар люпин культурасын урып-җыясы...
-
Балигъ булмаганнарга карата кылынган 17 җинаятьнең 12се җенси кагылгысызлыкны бозу белән бәйле
Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча район комиссиясенең хәл итәсе иң мөһим мәсьәләләренең берсе - үсмерләргә карата рәхимсез мөнәсәбәтне, көчләүне булдырмау, кисәтү, шулай ук гаиләләрне җинаятьләрдән саклау, дип белдерде хакимияттә үткән киңәшмәдә комиссия рәисе, район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров.
-
Челнинка елгасында холерага охшаш микроорганизмнар табылган
Июль башыннан һәр атнада районның дүрт сулыгында - Челнинка, Шилнә, Кама һәм Мәләкәс елгаларында су составы тикшерелә. 15 августта үткәрелгән лаборатор тикшерүләр Новотроицкое авылы янындагы Челнинка елгасының халык рөхсәтсез су коена торган урынында холерага охшаш микроорганизмнар тапты. Кызу көннәр әле дәвам итә, шуңа күрә Роспотребнадзор бүлеге пычрак урыннарда елгаларга кермәскә...
-
Мәгариф объектларының янгын куркынычсызлыгын тикшерделәр
Күзәтчелек эшчәнлегенең һәм Роспотребнадзорның район бүлекләре, мәгариф идарәсе вәкилләре узган атна башыннан мәктәпләрнең һәм балалар бакчаларының яңа уку елына әзерлеген тикшерә башладылар. Бүгенгә комиссия барлык бакчаларда булды, мәктәпләрдән исә ремонт барган 3 объектны йөреп чыгасы калды. Янгынга каршы таләпләрнең үтәлешен комиссия, нигездә, яхшы дип бәяләде. Җитешсезлекләргә килгәндә, тикшерүчеләр бакчаларда идәнгә...