«Кама» агрофирмасында эшләүче яшьләр тәҗрибәле механизаторлардан бер дә калышмыйлар
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 16 августка алынган мәгълүматларга караганда, районда бөртекле культураларны урып-җыю 83 процентка башкарылган. 35 мең гектар суктырылган җирдән 129 мең тоннага якын ашлык җыеп алынган. Гектардан уртача уңыш - 32,5 центнер. Бүгенге көндә район хуҗалыклары язгы бодай басуында эшли, алга таба 1154 гектар люпин культурасын урып-җыясы...
Җомга көнне без «Кама» агрофирмасының икенче бүлекчәсе игенчеләре белән очраштык. Таулы Дөреш янында урнашкан язгы бодай басуында эшләүләре иде. Шулай ук басуда икенче бүлекчәнең җитәкчесе Равис Зәйнәшев белән агроном Флүс Нурлин да бар иде.
- Яңгыр яву сәбәпле, язгы бодай басуына кичә төштән соң гына кердек. Язгы бодай 1300 гектардан артык мәйданны били, биредә аның «Маргарита» сорты чәчелгән. Бүгенге көнгә шуның 40 гектары суктырылды. Әлегә гектарыннан уртача 35 центнер уңыш чыгып бара. Минемчә, коры ел өчен бик әйбәт күрсәткеч. Көннәр коры торса, бу мәйданны бер атна эчендә бетерергә исәплибез. Язгы бодайдан кала, люпин, рапс культураларын урып-җыясы бар, - дип сөйләп китте Равис Рифкать улы.
Җитәкче сүзләренә караганда, бүгенге көндә тырыш, үз эшен намус белән башкаручы бүлекчә игенчеләре көче белән 1500 гектардан көзге бодай, 1070 гектардан арпа, 122 гектардан рыжик, 240 гектардан борчак тулысынча җыеп алынган. Көзге бодай басуыннан 52 центнер, арпадан - 42, рыжиктан - 15, борчактан - 18 центнер уңыш чыккан.
Бүлекчә басуында куәтле «Нью-Холланд» комбайннарында 5 механизатор: Илнур Этикбаев, Рамис Хәйретдинов, Фирдәвес Шәмсиев, Фәнзил Гайнетдинов һәм Гилүс Галиев эшли. Иң кызыгы шул: коллективта гел яшьләр генә. Игенчеләр арасында шәһәрдән, Сарман районыннан килгәннәре һәм үзебезнең район егетләре дә бар.
- Яшь булуларына карамастан, бер дә сынатмыйлар. Үз гомерләрен кырда үткәргән тәҗрибәле механизаторлардан калышмыйлар: көненә һәрберсе 100 тоннага якын ашлык суктыра, кырда көчләрен кызганмый эшлиләр. Илнур Этикбаев, Рамис Хәйретдинов, Фирдәвес Шәмсиевны аеруча әйтеп үтәсем килә. Биредә алар бишенче сезоннарын эшлиләр. Алар мине ярты сүздән аңлыйлар, бик тырыш егетләр. Эш сөючән, үз хезмәтләренә күңелләре белән береккән игенчеләр алар, - дип сүзен дәвам итте бүлекчә җитәкчесе.
Без сөйләшеп торган арада, төшке аш вакыты да җитте. Икмәк язмышы өчен көрәшүчеләргә нәрсә ашаталар икән дип кызыксынам. Беренчегә - кайнар аш, икенчегә - карабодай боткасы белән сыер итеннән тәмләткеч.
Минемчә, бик килеште төшке аш. Чәйне кырга күп күләмдә алып киләләр икән, игенчеләр аны үзләре белән запас итеп йөртәләр.
- Бүлекчәнең вахта шоферлары Мөнәвир Хәмидуллин һәм Николай Пузырев та мактауга лаек. Төшке, кичке ашны ашаудан кала, алар эшчеләрне өйләренә илтәләр, кире алып киләләр. Агу ташу, берәр кирәк-яракны алып кайту - алар өстендә. Иртәнге биштә алар инде кырда. Алтмышның чиген узуга карамастан, ару-талуны белмичә, кушылган эшләрне намус белән башкаралар. Эштән туймас затлар алар, - диде җитәкче.
Бүлекчәдә көзге чәчүгә дә әзерлек кызу темплар белән бара.
- Назыйм Закиров белән Илнар Миннекаев «Холт» тракторында, Илшат Газизов Т-25 тракторында, Петр Максимов МТЗ-1221 тракторында җирне өченче кат эшкәртәләр. Көненә һәрберсе ким дигәндә 50 гектардан артык җир эшкәртә. Көзге чәчү вакыты да килеп җитте бит. 15 август көнне чәчүгә тотынабыз. Орлык 1500 гектар чиста парга чәчеләчәк. Иң беренче булып, 280 гектар рыжик чәчелер дип ниятлибез, - дип планнары белән уртаклашты бүлекчә җитәкчесе Равис Зәйнәшев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев