Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Канун һәм хокук тәртибе

Балигъ булмаганнарга карата кылынган 17 җинаятьнең 12се җенси кагылгысызлыкны бозу белән бәйле

Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча район комиссиясенең хәл итәсе иң мөһим мәсьәләләренең берсе - үсмерләргә карата рәхимсез мөнәсәбәтне, көчләүне булдырмау, кисәтү, шулай ук гаиләләрне җинаятьләрдән саклау, дип белдерде хакимияттә үткән киңәшмәдә комиссия рәисе, район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров.

Ярты ел эчендә районда балигъ булмаганнарга карата эшләнгән кырын гамәлләр буенча 17 җинаять эше кузгатылган. 2014 елда ел буена бу сан - 26, 2015тә 31 булган. Быел кузгатылган эшләрнең 12се җенси кагылгысызлыкны бозу белән бәйле. 2014 елда мондый фактлар теркәлмәгән, 2015тә 3 очрак булган, быел исә бу яктан районда «рекорд» куелган. Ярты ел эчендә кузгатылган 17 эшнең калган 3есе үсмерләрне кыйнау, 1се - балигъ булмаган үсмерне җәмгыятькә каршы гамәл кылуга тарту, 1се 16 яшькә кадәрге үсмергә карата рәхимсезлек кылу белән бәйле.

Үсмерләрнең җинаять эшләү фактлары да аз түгел. Алты айда шундый 3 очрак булган. Узган елның 10 аенда исә мондый 12 җинаять теркәлгән булган.

Балигъ булмаганнар тарафыннан һәм аларга карата кылынган административ хокук бозулар буенча беренче яртыеллыкта 187 эш каралган. Аларның иң күбесе - 126сы ата-аналарның үз вазифаларын тиешенчә үтәмәүләренә кагыла. Шулай ук административ җаваплылыкка китергән очраклардан «комендант сәгате»н бозуны, җәмәгать урыннарында исерек хәлдә йөрүне, тәмәке тартуны, үсмерләрне спиртлы эчемлекләр куллануга җәлеп итүне һәм башкаларны атарга мөмкин.

Ярты ел нәтиҗәләре буенча эчке эшләр органнарында 31 үсмер, 79 гаилә профилактик исәптә тора. Шушы чорда 10 бала, гаиләләрдән алынып, социаль яклау һәм сәламәтлек саклау учреждениеләренә җибәрелгән. Алар - яңа туганнан алып ун яшькә кадәрге балалар. Ата-ана хокукыннан мәхрүм итү буенча 3 эш судка җибәрелгән.

Әти-әниләрнең алкогольгә бәйлелеген дәвалау район больницасында алып барыла. Быел анда 7 ата-ана җибәрелгән. Шулай ук балаларга медицина хезмәте күрсәтү, юридик һәм психологик ярдәм оештырылган, дип билгеләп үтте комиссия рәисе. Балаларның һәм үсмерләрнең хокуклары, әлбәттә, өлкәннәр тарафыннан якланырга тиеш. Чөнки әле алар үзләре моңа сәләтле түгел, диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев