Китапта язылганны гына өйрәтмәде ул, авырлыкларга бирешмичә, ярдәмләшеп яшәргә өндәде
Беренче сентябрь - Белем көне. Әле дә хәтеремдә чәчемә ап-ак тасма тагып, очына-очына биеп йөргәнем. Иң беренче булып килим дип, ашыга-ашыга мәктәпкә баруым, тәүге тапкыр сыйныф тупсасын сак кына атлап керүем, беренче укытучым Рузалия Флүр кызы Хәйруллинаның дәү куллары белән чәчемнән сыйпаганы, аркамнан сөйгәне - барысы да хәтеремә тирән уелганнар.
Беренче карашка шактый кырыс тоелган укытучым бик сөйкемле, акыллы һәм тыйнак кеше булып чыкты. Рузалия Флүровна безне белем иленә күп төрле уеннары, истә калырдай дәресләре белән алып кереп китте. Тәүге тапкыр хәреф танырга, укырга, язарга өйрәтте. Һәр көн саен дәресләрен генә түгел, үзен дә бик сагынып көтеп ала идем мин аның. Укытучым дәресләренә һәрчак ныклы әзерлек белән керде. Юк, китапта язылганны гына өйрәтмәде ул безгә. Авырлыклар алдында бирешмәскә, бер-беребезгә ярдәм итешеп, дуслашып яшәргә чакырды.
Җан җылысын, күңел байлыгын балаларга ахыргача бирә, балалар дөньясына керә белгән Рузалия апа класстан тыш чараларны да бик эчтәлекле итеп үткәрде. Бу чараларның белем дөньясын баетуда һәм тәрбия бирүдә әһәмияте зур иде.
Мин аның тагын бер ягын яратам: ул әйтергә теләгән фикерен ярып сала, аңлаешлы итеп бирә белә. Һәр сүзен укучы күңеленә кереп калырлык итеп әйтә белгән, белем орлыкларын уңдырышлы итеп сибә белгән укытучымның укучылары, хезмәттәшләре һәм авыл халкы арасында да хөрмәте зур.
Башлангыч мәктәптә шундый тирән белемле мөгаллим укытканга, мин төпле белем алдым һәм хәзер дә, сынатмыйча, ул биргән белемнәрне кулланып, киңәшләрен үтәп, яхшы укыйм. Минем ирешкән уңышларымда аның да өлеше зур. Моның өчен мин аңа ихлас рәхмәтемне җиткерәм.
Бу көннәрдә укытучым Рузалия Флүр кызы Хәйруллинаның күркәм юбилее - 50 яшь тулган көне. Мин аны бу матур бәйрәме белән ихлас күңелдән котлыйм. Тән сихәте, җан тынычлыгы, корычтай ныклы сәламәтлек, авыр, ләкин мактаулы эшендә уңышлар, озын гомер телим. Кайгы-хәсрәт күрми, балаларының игелеген күреп, тату-мул тормышта хәерле гомер кичерергә язсын.
Рузалия апа! Туачак таңнарыгыз якты, башкарган эшләрегез игелекле булсын, укучыларыгыз һәрчак сөендереп торсын! Барысы-барысы өчен дә рәхмәт сезгә, беренче укытучым!
Әдилә Вилданова,
Мусабай-Завод авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев